«Ак калфак»ның табылган чагы
Балтач районы республикабызның матур, бай табигатьле тырыш, тыңгы белмәс, саф татар телендә сөйләшүче, мул тормышлы, кунакчыл халкы белән аерылып тора.
Чын татар төбәге буларак, хатын-кызлары-бызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтлә-ребезне, йолаларыбызны кире кайтару, милли телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы, әхлаклы, сәламәт итеп тәрбияләү, халык талантларының осталыгын һәм гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтүне максат итеп 2014 елда районыбызда «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы төзү ихтыяҗы туды. Районыбыз җитәкчесе Рамил Рәшит улы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы төзелүенә бик теләп үз фатихасын бирде. Иҗтимагый оешмага 41 ханым әгъза итеп алынды. Шушы чор эчендә эшебезнең нәтиҗәсе буларак җирлегебездә оешмабыз тарафыннан күпкырлы тәрбияви чаралар үткәрелеп килә. Һәрбер оештырган эшебез-нең уңышлы узуында район җитәкчеләренең ярдәме һәм өлеше бик зур. Оешмабызның еллык эш планы район башкарма комитеты җитәкчелеге белән киңәшләшеп, бергәләп төзелә, 18 авыл җирлекләренең «Ак калфак» җитәкчеләре катнашында Совет утырышында раслана.
Моңарчы иң өлкән кешебез, киңәшчебез, 1924 елның 5 ноябрендә туган, Түбән Кенә авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә апа Галимуллина иде. Кызганыч, бер ел элек ул 97 яшендә бакыйлыкка күчте. Аның янында булганда, «Ак калфаклылар, сездә өмет бар», – дип рухландырып, безгә киңәшләрен биреп яшәде. (Бу сүзләр Тәскирә апа рухына дога булып барып ирешсен иде). Аның тормыш юлы, сугышчан еллар шаһите буларак тарихи еллар чылбырында бүгенге буынга сөйләрлек тәрбияви киңәш-табышлары, хатирәләре бихисап күп иде.
Район «Ак калфак» оешмасының 13 кешедән торган эшче төркеме бар. Һәр башкарасы эшне совет әгъзалары белән җыелып уйлашабыз, фикерләшәбез. Эшләребезнең уңышлы баруында беренче урынбасарларым Зөһрә Рәвкат кызы һәм Гөлсем Әдһәм кызына таянам. (Зөһрә Әхмәтханова эшчәнлеге турында узган атнада район газетасы «Хезмәт» битләрендә яктыртылды).
«Ак калфак» оешмасына аерым бүлмә бирсәләр дә, үзебезчә әйткәндә, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Рәвкат кызы безне үз янына сыендырды. Ун елга якын тупланган бөтен документларыбыз, үткәрелгән чаралар, барлык мәгълүматлар тупланмасы аның җаваплылыгында шунда саклана.
Гөлсем Әдһәм кызы шу-шы җирлектән. Ул авыл-ның һәрбер тәрбияви чарасын оештыручы, башлап юл күрсәтүче, матди ягын да күтәрүче. Сәламәтлекләре буенча авыр хәлдә калган гаиләләргә беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы да ул. Гөлсем ханым тарафыннан туган авылы Кариле халкы турында туплаган энҗе бөртекләренә тиң мәгълүматлары белән «Кариле» китабы басылып чыкты. Үзеннән соң килгән буынга мәңге югалмас эз калдырган шәхес дип саныйм мин аны. Ул республикада 67 шәҗәрә эшләгән бердәнбер хатын-кыз дип беләм. Бу күпме вакыт, сабырлык, тырышлык һәм түземлелек таләп иткән зур, олпат хезмәт!
Безнең күпчелек чараларда Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые, районның баш мөхтәсибе, иң якын кешебез Җәлил хәзрәт Фазлыев катнаша. Аның киңәшләрен һәрвакыт үзебезгә өлге итеп алабыз. Заман ничек кенә үзгәрмәсен, нинди генә алга китеш булмасын, аның бары тик яхшылыкка гына корылган үгет-нәсихәт, киңәш-табышлары, акыл фикерләре югалмыйча, үз югарылыгында кала бирә.
2014 елдан Балтач районнында 7 республика-күләм зур семинар-киңәш-мәләр үткәрелде. Милли рухлы гаилә учагын саклау, гаилә, нәсел шәҗәрәсен барлау, булдыру, бишек туен тасвирлап, бүгенге чор белән бәйләп күрсәтү, асыл затлар – гаилә тоткасы булган сөекле әниләребезгә, хатын-кызларга багышланган бу чаралар кунакларны эсир итте, иң гүзәл тәэсирләр калдырды.
2017ның 13 апрелендә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумының бер көне бездә үтүе дә эшчәнлегебезнең нәтиҗәлелеген раслый. Соңгы елларда уздырылган, «Милли уеннар – тәрбия чарасы», «Милләт язмышы – гаиләдә», «Онытырга мөмкин түгел, онытырга юк хакыбыз» исемле зур эчтәлекле, гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлаган чаралар уңышлы булды, дип санарга тулы нигез бар.
Үткәргән чараларда балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә алар эчтәлекле, матур, файдалы булды. Катна-шучыларның барысына ихлас күңелемнән олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хәзер яшьләр эш һәм ял итү өчен шәһәрне кулай күрә. Яшәешне дәвам итәр өчен авыл кирәк. Яшьләребезнең кендек каннары тамган урында төпләндерү өчен, туган як табигатенең матурлыгын, саф һавасын, экологик чис-та хәләл ризыкларының файдасын күрсәтү өчен «Туган җирдә тамырланыйк, нәсел агачы сыман» исемле Шода авылында узган чара бик күпләрне гаҗәпкә калдырды.
Яңгул мәдәният йортында «Яратырга килдек без бу җиргә» – дигән өлкәннәр үрнәгендә үткәрелгән кичә һәрбер тамашачы күңеленә хуш килде. Гаилә тормышының һәрберебез өчен дә очсыз- кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп бергә атлаучылар чараның төп кунагы булды. Күңелдә еллар үткәч тә җуелмас истәлекләр яңара. Шул ук «Ак калфак» оешмасы каршында эшләп килгән «Сердәш» ветераннар ансамбле уңышлы чыгыш ясады.
«Бер җылы сүз җитә йөрәккә», «Үткәннәрдән килә ул моңнар» чараларын Яңгул халкы бик җылы кабул итте. Яңгул җирлегенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Сәлимә ханым Габделхакова республикада «Татар сүзе» 3 нче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесендә катнашып, Рәхмәт хаты алды. «Каз өмәсе» шигыре белән катнашып Сәлимәбезгә лауреат исеме бирелде.
Кариле җирлегендә яшәүче «Ак калфак» әгъзабыз Габделганиева Чулпан районда физик мөмкинлекләре чик-ле кешеләр өчен ачылган «Фикердәш» клубын җитәкли. Шашка буенча Россия һәм Европа чемпионы Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды. Татарстанның «Иң яхшы» спортчысы исеме бирелде. 2022 елда шашка ярышында Төркиядән алтын медаль алып кайтты. Хәзерге көндә Мәскәү командасы составында член булып тора. «Чулпан – яшәү өчен көрәштә җиңүче, башкаларга үрнәк өлгесе» дигән темага Кариле мәчетендә кичә үткәрде.
Норма җирлегендәге «Тургай» балалар бакчасында әти-әниләр белән эш яхшы куелган. Балаларны инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен бу яшь бакча коллективы җирлектәге «Ак калфак» оешмасы әгъзаләре белән кулга-кул тотынып эшли, беренче уңышлары да куа-нычлы, шулай дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калабыз.
Бөрбаш балалар бакчасы коллективы районда милли, дини тәрбия буенча иң алдынгылар сафында. Әти-әниләр һәм балалар белән аларда нинди генә чара үткәрелми: «Әби-бабай һәм онык бердәм гаилә!», «Әниләрдә күңел җылысы, әтиләрдә безнең таяныч» исемле ачык чараларны һәркемгә үз эшчәнлекләрендә өлге итеп алырга була.
Халыкта «Остазсыз шәкертнең остазы – шайтан булыр», дигән гыйбарә бар. «Педагог һәм остазлар елы» уңаеннан Карадуган «Ак каен» балалар бакчасында лаеклы ялдагы хезмәткәрләрне чакырып, гаҗәп бай эчтәлекле чара үткәрелде. Бакча хезмәткәрләре традицияләрне дәвам итеп кенә калмыйча, заман таләпләренә туры килгән яңа юнәлешләрне дә кулланып зур җиңүләр яулыйлар.
Балтач бистәсенең бишенче номерлы «Сөенеч» балалар бакчасында татар, рус, мари, удмурт, башкорт, әрмән, төрек балалары бер-берсен ихтирам итеп, дус-тату яшиләр. Күптән түгел үткәрелгән, төрле милләт халыкларының уен –йолаларына багышланган «Уйныйбыз да, җырлыйбыз да» дигән фольклор бәйрәме бердәмлекнең күркәм чагылышы булды. Татар кызлары удмуртча җырлады, башкорт, удмурт, мари, әрмән балалары теттереп татарча биеделәр. 7 милләт балалары барысы да саф татарча сөйләшә.
Бу үзенчәлекле елда район мәктәпләрендә милли гореф-гадәтләрне торгызу, саклау юнәлешендә зур эш алып барыла. Узган чараларны барлап, үзенчәлекле, бай тарихка таянган, әһәмиятле традицияләребезне югалт-маска иде.
Мәгърифәт мәркә-зендә оештырылган гаять эчтәлекле музей җитәкчесе, Совет әгъзасы Айгөл Вәкыйл кызы «Бизәкле изү» эшләре конкурсы оештырды. Нәтиҗәдә Югары Субаш «Ак калфак» җитәкчесе Рәйфә Заһидулла кызы һәм Айгөл Вәкыйл кызы оста куллы булулары белән һәркемне сокландырды.
Зөлфирә Камалова,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев