Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акча тупланды, эшләргә кирәк

Үзара салымның «берне биш итү» мәсьәләсендә, ягъни җыелган акча күләменә карап, республикадан янә дүрт өстәмә өлеш кайту күп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирүе турында районыбыз халкы хәбәрдар.

2014 елдан башланган бу әһәмиятле эшнең кирәклеге турында еш сөйләшәбез, соңгы елларда эшләнгән эшләр күз алдында, аның үтәлеше турында даими рәвештә җавап тотыла, тикшерү органнары да бу мәсьәләгә даими игътибар итәләр.

2021 елның 1 апрель көненә районда 11 миллион 227 мең 270 сум 84 тиен үзара салым акчасы тупланган. Күләме буенча иң зур сумма халык саны күп булган җирлекләрдә: Балтачта – 1 миллион 753 мең сум, Нормада – 1 миллион 547 мең сум, Чепьяда –980 мең сум, Кунырда – 790 мең сум һәм Яңгул җирлегендә 701 мең сум булып җыелган. Һәр яшәүчедән җыелган салымның суммасы төрлечә: Кече Лызи һәм Шубан җирлекләрендә – 400, Балтач, Бөрбаш, Югары Субаш, Салавыч, Смәел, Урта Көшкәт, Чепья җирлекләрендә – 500, Куныр, Норма, Соснада – 600, Карадуганда – 450-600, Нөнәгәрдә – 500-1000, Пыжмарада – 500-800, Шеңшеңәрдә 450-500, Борнакта – 700, Яңгул җирлегендә 800 сумнан җыелган.

Балтач шәһәр бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов:

– Җирлектә җыелган үзара салым акчасына нәкъ менә халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә елның-елында күләмле эшләр башкарыла. Соңгы үзара салым акчасын туплау үзенчәлекле вакытка туры килде, шуңа да карамастан, Курмала, Көек авыллары, Балтач бистәсе халкының төп өлеше бу эшкә җаваплы карады. Олы яшьтәге апа-абыйлар, үзебезгә булачак эшләргә бирәбез, дип бер дә авырсынмыйча үзләренең өлешләрен вакытында керттеләр. Шул ук вакытта, бу әһәмиятле эшне кирәккә санамыйча, тиешле акчаларын тапшырмаганнар барлыгын да искәртеп узмыйча булмый.

Норма җирлеге ветераннар Советы рәисе Рәфкать Нигъмәтуллин:

– Үзара салым жыюда безнең ветераннар оешмасының да өлеше зур, дип уйлыйм. Һәрдаим бу турыда төрле чараларда халыкка җиткереп торабыз. Шөкер, үзенә булгач, халык та аңлый, вакытында тапшыра. Арада төрле кеше бар, аларга да даими әйтеп киләбез, барыбер бер аңларлар әле, дип. Эшләнгән эшләр күз алдында, безнең белән киңәшләшәләр, тәкъдимнәргә колак салалар, тыңлыйлар. Тиз генә бетмәсен иде дигән теләктә калабыз.

Халыктан җыелган һәм республикадан өстәмә кайткан акчалар хисабына авылларыбызда күптөрле эшләр башкарылды, әле эшләнәсе тагын да күп, күләмле һәм күпкырлы. Аларны вакытында һәм тиешенчә тормышка ашыру өчен  бүгеннән тиешле рәсми кәгазьләрне булдырып, кирәкле материалларны туплау хәстәрен күрергә кирәк.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым