Алан авылында төзелешләр бара (фото)
Биредә төзелеш эшләрен районыбызның «Стройсервис» оешмасы башкара.
Бердәм Россия Халык программасы партия десанты кысаларында Алан авылында төзелеп килүче ясле-бакча башлангыч мәктәп комплексында булып, объектта барган эшләр белән район башлыгы Рамиль Нутфуллин таныштып кайтты.
Бүгенге көндә төзүчеләр бакча башлангыч мәктәп территориясен тәртипләү һәм эчке бизәү эшләре белән мәшгульләр.
Быел 1 сентябрьга яңа уку йортына дүрт сыйныфка 22 укучы килер дип көтелә. Заманча белем йортын аланлыларга үз вакытында тапшыру өчен төзүчеләребез дә хезмәт темпын киметмәс дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев