Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аланда комплекс төзелеше тулы куәтенә бара (фото)

Төзүчеләр барлык технологияләрне тотып, шул ук вакытта вакыт кысаларын да саклап намуслы итеп эшлиләр дип ышанабыз. Төзелеш сыйфаты — төзүченең намусында бит!

Авылда яңа мәктәп-бакча төзү кызу темплар белән бара. Кызуланырлык та шул, мәктәп 1 сентябрьдә үзенең төп хуҗалары — балаларыбыз өчен ишекләрен ачарга тиеш. Шулай итеп, быел районның иң зур төзелеш мәйданы — безнең авылда! 

Хәзерге вакытта бинаның диварларын күтәрү, түбәсен ябу тулысынча тәмамланган, тәрәзәләр куелган, эчке коммуникацияләрне урнаштыру дәвам итә. Шул исәптән, бинада электр кертелеп бетте, тиешле бүлмәләргә плитка ябыштырылды, җылылык батареялары куелды, идәннәргә стяжка ясалды, асылма түшәм каркасы монтажланды.

Төзүчеләр суүткәргечнең, канализациянең тышкы челтәрләрен салалар. Бер үк вакытта түшәмнәр һәм стеналарны эшлиләр, газ кертү буенча да җанлылык. 

Объектта барысы 20 кеше эшли. 

Төзелеш технология буенча барырга тиешлеге көн кебек ачык. Чөнки эшләрнең төрле төрләре арасында билгеле бер вакыт аралыгы саклануы шарт. Мисал өчен, штукатурлау һәм буяу эшләре арасында «пауза» буласы. 

Төзүчеләр барлык технологияләрне тотып, шул ук вакытта вакыт кысаларын да саклап намуслы итеп эшлиләр дип ышанабыз. Төзелеш сыйфаты — төзүченең намусында бит!

Рузалия Тимербаева,
Алан авылы
Хәлим Кәримов, Равил Галимуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев