Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар Балтачыбызны данлыйлар (фото)

Районыбызның спортчы егет-кызлары республика, Россия, дөньякүләм ярышларда катнашып, җиңү яулыйлар

Районның ел спортчысы исеменә лаек булдылар: 
Илгизәр Галимуллин — көрәш буенча дөнья беренчелегендә 3 урынны яулады.
Чулпан Габделганиева — ел дәвамында шашка буенча Рәсәй, Европа һәм дөнья беренчелегендә катнашып 1 бронза, 2 көмеш, 1 алтын медаль иясе булды.
Ильяс Галимуллин — Балтач урта мәктәбеннән районның «Ел физик культуры укытучысы» номинациясендә җиңүче булды.

Районның иң яхшы остазлары: 
Һәр җиңү артында спортчының гына түгел, аның остазының да туплаган тәҗрибәсе, йокысыз төннәре, борчылу мизгелләре бар. Районыбыз спортчыларының уңышлары саллы икән, димәк, тренерлар дөрес юл күрсәтәләр. Ринат Хәйретдинов, Ранил Сафиуллин һәм Альберт Миңнеханов нәкъ шундыйлардан.

Бүгенге чорда халкыбыз гаять кызу, киеренке шартларда яшәп, киләчәкне булдыра, аңа нигез сала. Алга куелган катлаулы бурычларны бары камил акыллы, физик һәм рухи яктан көчле, нык булганнар гына үтәп чыгарга сәләтле. Районыбызның спортчы егет-кызлары нәкъ менә шундыйлардан. Алар республика, Россия, дөньякүләм ярышларда катнашып, җиңү яулыйлар, Балтачыбызны данлыйлар. Район мәдәният үзәгендә, 2023 ел нәтиҗәләрен барлап, спорт өлкәсендә иң-иңнәрне сәхнәдә зурладылар.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин билгеләп узганча, бездә спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар тудырылган. Бу кичәдә шахмат, татарча көрәш, чаңгы, хоккей федерация җитәкчеләре аерым мактауга лаек булдылар. Спорттагы уңышларда иганәчеләрнең дә өлеше саллы. Чаңгы, хоккей, волейбол, шахмат, мини-футбол төрләре буенча башлап, янып-көеп йөрүчеләребез булганда, җиңүләребез тагын да зуррак булыр, дигән өмет бар. 

Районыбызның муниципаль хезмәткәрләр командасы елның-елында республикада призлы урыннарны яулый. 2023 ел да куанычлы булды, алар мактаулы өченче приз-лы урында. Һәр елны алар тырышлыгы белән яуланган җиңү артыннан районыбызга спорт җиһазлары, корылмалары кайта. Димәк, тырышлык бушка китмәгән. Ә иң олысы — сәламәт тәндә — сәламәт акыл дигән әйтемне онытмыйк, ә моның өчен бары максатчан булып, спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел спортчысы