Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алар бар да легенда” (Дәвамы)

Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Бик тыйнак, гомере буе сабыр, күндәм, тыныч холкы белән сокландырып яшәүче Гөлирә апаның сәхнә тоткан еллары да бар иде.

Бәйрәмдә катнашучыларның күбесен танып-исемләп белүче авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгече Мәсгут абый Гарипов: “Һаман салавычлылар ягына гына карап торма, башкаларны күбрәк яз”, – дип уены-чыны белән әйтсә дә, ничә еллар районда һәм республикада йөзек кашы булып балкыган ул кешеләрне берничек тә читләтеп үтеп китеп булмый шул. Ни генә дисәк тә, үткән гасырның сиксәненче еллар башында инде республикада иң алдынгы булган “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхоз Союз күләмендә дә таныла. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән районда бердәнбер хуҗалыкта (республикада да мондый дәрәҗәгә ирешкән хуҗалыклар булса да бармак белән генә санарлыктыр) ул елларда рекордлы күрсәткечләргә ирешүчеләр дә, хөкүмәт бүләкләренә лаек булучылар да бермә-бер күп булды. Өстәвенә, аларның һәрберсен әнә шул чорлардан бик әйбәт беләм. Әнә, элекке авылдашым, Яңа Салавыч кызы Гөлирә апа Габдрахманова сигезенче сыйныфны тәмамлауга, дуңгыз фермасында эшли башлаган. Бөтенесе кул көче белән эшләнә торган фермага кешеләрне ихтыяри-мәҗбүри, кайда куркытып, кайда каһәрләп урнаштыра торган еллар бу. Авылда башка эш булмаганлыктан, читкә чыгып китәргә теләмәгән кызга да сайланыр урын булмый. Аннан соң берничә елдан күрше Салавычка тормышка чыккач та, эш талымлап тормый Гөлирә апа. Сыер савучы булып фермага менә, шул менүдән кырык елга якын эшли ул. Әйбәт эшли. Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Бик тыйнак, гомере буе сабыр, күндәм, тыныч холкы белән сокландырып яшәүче Гөлирә апаның сәхнә тоткан еллары да бар иде. Андагы моң, андагы тавыш... Яшь вакытында бу сәләтен күрүче, бәяләүче булса, аннан бик шәп җырчы чыккан булыр иде. Шөкер, бу сәләте оныкларына күчкән: төп йортта үзе белән яшәүче өч оныгы да берсеннән-берсе матур җырлый.

Аның кулдашлары, шулай ук бик күп еллар алдынгылыкны бирмәгән (эшкә тырышлыклары гына түгел, холык-фигыльләре дә бер төрле үзләренең, хезмәт стажлары да унбиш яшьтән башлап, кырыгар ел фермада...) Нурания апа Габделхакова, Венера Габдрахмановалар бу бәйрәмдә катнашса, күңелем белән шушы төркемдә һәрчак макталган мәрхүмә Гафия апа Зарипованы да алар янәшәсенә “утыртып” куйдым...Исән-сау булсалар да, бу бәйрәмгә катнаша алмаган легендар ферма мөдире Гарифҗан абый Хәкимов һәм гомерлек данлыклы лаборант Гафур абый Зариповлар да “алар янәшәсендә”...

“Татарстан” хуҗалыгының терлекчелеге турында сүз чыкканда, берничә дистә еллар баш зоотехник булып эшләгән, лаеклы ялда булса да, бүген дә эшләүче Рафис абый Галимуллин исеме шулай ук беренчеләрдән күңелгә килә. Берничә рәис белән эшләсә дә, һәркайсы белән аңлашып эшли белде, коллективлар белән дә тавышланып йөргән чагы булмады. Ике як өчен дә уңайлы булуның үз кыенлыклары булса да, Рафис абый гомере буе шундый булды. Әле безнең кебек журналист халкы өчен дә бик уңай сыйфаты бар үзенең: төн уртасында шалтыратып, нинди мәгълүмат сорасаң да, Рафис абый, бердән, авырсынмыйча аңлата, җавап бирә, икенчедән, һәрчак мәгълүматлы, фикерле булыр.

Бу бәйрәмдә катнашкан данлыклы чөгендер игү остасы Халит абый Шиһапов турында күптән түгел газетабызда, “Без дә комсомол идек” дигән язмада шактый истәлекләр биргән идек, аның исеме газета укучыларыбызга болай да таныштыр. Мактаулы шофер Борис абый Иванов, тәэминатчы Фарук абый Гыйльметдинов, күп еллар баш инженер булып эшләгән Кәбир абый Хәйруллин... – Бу бәйрәмдә мин күреп өлгергән авылдашлар менә шуның кадәр. Мин аларның мактаулы исемнәрен, орден-медальләрен санап тормадым, үпкәләмәсләр дип уйлыйм. Бар алар. Күбесендә икешәр дә. Бу урында шунысын әйтергә кирәк: “Татарстан” хуҗалыгы конторасына кергәч, иң күренекле урында хөкүмәт бүләкләренә лаек булган кешеләрнең исемлеге тора. Фотолары да бар. Башка урыннарда да бәлки шулай эшләргә кирәктер. Бу да бит үзенә күрә хөрмәтне аңлата, “сезнең хезмәтләр онытылмады” дип, раслап, күрсәтеп тора. “Авыл хуҗалыгының төбе дә, түбәсе дә юк, монда никадәр хезмәт куйганыңны белеп тә, бәяләп тә бетереп булмый”, – дигән иде шушы бәйрәмдә чыгыш ясап, хуҗалык һәм совет эше ветераны Дамир абый Габдрахманов. Менә шуңа күрә дә әлеге бәһасез хезмәтне бәяләүнең һәрбер мөмкинлеген кулланырга, файдаланырга кирәктер.

Алдагы язмабызда “Якты юл” хуҗалыгында күп еллар терлекчелектә эшләп, матур нәтиҗәләргә ирешкән Мәгъсүмә апа Хафизова турында язган идек. Аның белән бер өстәл тутырып утырган якташлары: тракторчылар Фәрит Сәгыйтов, Харис Хафизов, лаборант, хисапчы, кладовщик, амбар мөдире булып эшләгән, әле лаеклы ялга чыккач та эшен дәвам иткән Рәхимә Гомәрова, терлекче апалар Рәбига Гыйлаҗева, Сафура Вәккәсова, аның тормыш иптәше, мактаулы шофер Дамир абый, заманында данлыклы парторг Мөхәммәт абый Гыйниятов, 36 ел гомерен терлекчелеккә багышлаган, шуның 30 елын баш зоотехник булып эшләгән Илдар абый Минһаҗевлар хезмәте дә “Якты юл” хуҗалыгының үткәндә ирешкән уңышларына үз өлешен керткән.

“Сосна”лыларны язганда, 36 ел “К-701” тракторында эшләп, лаеклы ялга чыккан, бүген дә машина-трактор паркы белән элемтәсен өзә алмаган (әле дә ремонт эшләрендә катнаша диделәр), “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән, атказанган механизатор, дистә еллар буе район алдынгылар слетында җиңүче булып макталган Ринат Сафиуллинны онытып калдырганмын икән. “Смәел”нең дә легендар ферма мөдире Миңсур абый Заһидуллин “күләгә”дә калган. Юкса, мөдир чагында, ферманың данлыклы чакларында күп аралаштык, күп яздык үзләрен... Баксаң, ферма мөдире булганчы инде бригадир чагында ук бик мактаулы булган икән ул. Сигезенче сыйныфтан соң хезмәт юлын ат җигүдән башлап, тракторчы булып эшләп, матур нәтиҗәләр күрсәткән егетне бригадир итеп куялар. Ул җитәкләгән сигез елда бригадалары хәтта Мәскәүдә таныла: күчмә Кызыл байракка лаек була – ул вакыт өчен бик зур вакыйга була бу. Ферма мөдире булып эшләгән еллардагы уңышлары өчен колхозга “КамАЗ” машинасы бүләк ителә, үзенә “Фидакарь хезмәт өчен” һәм ВДНХның бронза медальләре бирелә. 14 ел сөтчелек фермасына уңышлы җитәкчелек иткән Миңсур абыйны, газлаштыру елларында газ кертүгә җаваплы итеп куйсалар, аннан соң ун ел дуңгыз фермасы мөдире булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Фәния ханым да 35 ел сыерлар сава. Игелекле, кешелекле гамәлләре белән дә үрнәк бу гаилә. Алар уналты ел дөм сукыр әниләрен, йөз яшькәчә олы хөрмәт белән тәрбияләп, соңгы юлга озаталар, шулай ук Фәния ханымның беренче төркем инвалид бертуганын да үзләренә сыендырып, кадер-хөрмәт күрсәтәләр. Әнә шулай, намуслы хезмәт белән үткән гомер юллары изге гамәлләр белән дә тулылангач, икеләтә-өчләтә бәрәкәтлегә әйләнә.
 

(Дәвамы бар.)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез! " Якты юл" лылар остэлендэ шулар белэн беррэттэн орденлы терлекче Гыйлэжева Нурия дэ бар изде, кызганыч искэ алмавыгыз. Олы кешенен юктан да кунеле була...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Берсе дә калмасын дип тырышкан булган идем, үземчә... Гафу, кемдер барыбер кала...

      Теги: шәхесләр