Аларның бүләгенә бәя биреп бетергесез
27нче сентябрьдә - Чепья участок, 28ендә Балтач үзәк хастаханәләрендә «Донорлар көне» уздырыла.
Донорлар сафына басып, игелекле гамәл кылырга теләүче балтачлылар исә 27нче сентябрьдә - Чепья участок, 28ендә Балтач үзәк хастаханәләрендә кан бирә ала.
Кан тапшырасы көнне иртән җиңелчә тукланырга кирәк, кыздырган, майлы ризыклар, сөт ризыкларын кичтән ашау, кан бирер алдыннан бер сәгать алдан тәмәке тарту, аспирин, анальгин һәм составында шулар булган дарулар, спиртлы эчемлекләр куллану киңәш ителми. Баллы чәй, сохари, печенье, җиләк-җимеш ярый, ач карынга кан бирмәгез.
Белешмәләр өчен телефон: 2-52-49.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев