Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алданганга канун бар

Ясалып бетмәгән товарлар

Сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина җавап бирә.

Сорау: Бер җиһазлар сата торган сәүдә йортының үзенең цехы бар. Шунда комод ясарга дип заказ бирдек. Ясадылар, тик төсе бөтенләй без теләгәнчә түгел. Аннан бер бүлеге кереп, урнашып бетми. Комодны коручы анысын да килеп, рәтләп куйды, акчага, әлбәттә. Тик, уйладык та, икенче көнне комодны сәүдә йортына илтеп бирдек, төсе без теләгәнчә түгел, дидек. Кире аласылары килмәде, бераз бәхәсләшергә туры килде. Ошамаган тауарны кире китергәч, бәхәсләшеп тә торасы микәнни әле ул? Эшләп бетереп тә китердек, өстәвенә алмыйча да торалар. Алар хаклымы, безме?

Җавап: Сезнең хокуклар заказны рәсмиләштергәндә нинди килешү төзелгәне белән бәйле. Ике вариант булырга мөмкин:

Беренче вариант. Җиһазны үрнәк буенча (каталог аша) сатып алу-сату килешүе. Кибетләр еш кына нәкъ шундый форма буенча эшлиләр. Бу очракта сез сатучыга түбәндәге таләпләр һәм аргументлар белән дәгъва белдерә аласыз: үрнәккә (тасвирламага) туры килмәгән әйбер тиешсез сыйфатлы товар дип таныла («Кулланучылар хокукларын яклау турындагы» Законның 4 маддәсеннән чыгып); шулай итеп, сезгә китерелгән заказга туры килмәгән төстәге җиһаз сыйфатсыз товар булып тора, һәм сез Законның 18 маддәсе нигезендә кирәкле төсле комодка алыштыруны таләп итә аласыз; мондый таләп 7 көннән бер айга кадәр үтәлә, складта тиешле товар булу-булмавына яки аны ясау таләп ителүенә бәйле рәвештә (Законның 21 маддәсе). Шуны да истә тотыгыз: сатып алучы сайлау хокукыннан файдалана һәм теләсә нинди сыйфатсыз товардан баш тарта ала. Шуңа күрә алмаштыру таләбе урынына сез шунда ук «сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартам һәм сыйфатсыз товар өчен акчаны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законның 18 маддәсе 1 пункты һәм 22 маддәсе нигезендә кире кайтаруны таләп итәм», дигән дәгъвада күрсәтә аласыз. Мондый хәлдә кибеткә акчаны кайтаруга 10 көн бирелә.

Икенче вариант. Мебель ясау буенча эшләрне башкару турында килешү. Бу очракта кулланучы башкарылган эшнең кимчелекләрен ачыклаганда үз сайлавы буенча таләп итәргә хокуклы: башкарылган эшнең кимчелекләрен түләүсез бетерү, акчага түгел!;

– башкарылган эшнең бәясен тиешенчә киметү;

– шул ук сыйфатлы бертөрле материалдан яки эшне кабат башкарудан башка әйберне түләүсез ясау. Шул ук вакытта кулланучы башкаручы аңа тапшырган әйберне кире кайтарырга тиеш;

– үз көчләре яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эшнең кимчелекләрен бетерү буенча ул кичергән чыгымнарны каплау. Кулланучы, әгәр дә әлеге килешүдә билгеләнгән вакытта башкарылган эшнең җитешсезлекләре башкаручы тарафыннан бетерелмәсә, эшне башкару турында килешүне үтәүдән баш тартырга һәм зыянны тулысынча каплауны таләп итәргә хокуклы.

Кулланучы шулай ук, әгәр дә ул башкарылган эшнең җитди кимчелекләрен яки килешү шартларыннан башка җитди чигенүләрне тапса, эшне башкару турында килешүне үтәүдән баш тартырга хокуклы. Тәләпне белдергәндә язмача гариза язарга тәкъдим итәм. Гаризаны законга нигезләнеп язарга кирәк, бу эштә сезгә безнең оешма булыша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар хокуклары