Миңа унике яшь тулганда әтиебез, әнине алты баласы белән ташлап, бер йөремсәк хатынга чыгып китте. Әти ул вакытта ир уртасы, ныкчыл гына гәүдәле, ферма мөдире булып эшләгән ир-егет иде.
Мин ул чактагы үсмер акылым белән дә, соңрак, озын гомер юлын үтә-үтә, төрлесен күреп-белеп, тормыш тәҗрибәсе туплап та, әтинең ул адымын аңлый алмадым. Әнибез чын мәгънәсендә бер гөнаһсыз аллаһ бәндәсе иде.
Дини тәрбия алып үскән иманлы әниебез биш намазын калдырмаска тырышты. Башыннан ак яулыгын салмады. Һәр нәрсәгә дөреслек күзлегеннән чыгып карады. Үстергән балаларына булсын, туганнарына-күршеләренә булсын, изгелектән башка гамәл кылмады. Ә әти шул әүлия җанлы тормыш иптәшен яман исеме чыккан хатынга алыштырды. Әйе, бу хәл безнең бала акылы төшенә алырлык, кабул итәрлек түгел иде.
Әти белән әни мөнәсәбәте турында мин бик еш уйланам. Ничек әти шул фәрештә җанлы әниебезне ташлый алды?! Ничек аны шул фәхишәгә алыштыра алды? Күңелне телгәләгән күп кенә сораулар әлегә хәтле җавапсыз кала. Шулай да, яши-яши, үземнең кара акылым белән мин шундый нәтиҗәгә килдем. Кешеләр, парын эзләгәндә, иң яхшыны, иң изгене эзләмиләр, ә үзенә тиң күргән ярны, күңеле теләгән парны эзлиләр. Гөнаһлы әтиебезнең күңеленә әниебез кебек изге хатын янында яшәве, аңа бер яктан да тигез була алмавы авыр булган, ахры. Үзе кебек гөнаһка баткан Гашия янында аңа җиңелрәк булган, күрәсең.
Миңа иң аңлашылмаганы, минем зиһенем кабул итә алмаганы - әнинең үзен алты бала белән ташлап чыгып киткән ирен кичерә, гафу итә алуы иде. Юк, күз яшьләрен аз түкмәде, аз әрнемәде түгел әниебез, әти ташлап киткәч. Ир бирмәк - җан бирмәк. Үзен генә түгел, бер гөнаһсыз алты җанны да ташлады бит аталары. Килеп йөрде, дөньясын карашты, акчалата ярдәм итте. Ә шулай да бөтенләйгә кайтмады.
Башта әниебез әтинең һәр килүен, әллә китмәсме башкача, дип өметләнеп кабул итте. Тик һәрвакыт тәрәзә чыбылдыгы артыннан, тамарга торган яшьләрен йотарга тырышып, сагышлы караш белән әти артыннан карап калды. Әти, шулай әнинең күңелен кузгатып, яраларына тоз салып, килә-китә генә йөрде. Әни, әти килгән саен, һәрвакыт аның аякларын юып, яңа оекбашлар кидереп, өстен-башын алыштырып, ашатып-эчертеп җибәрде. Әни һаман күңелендә дә, аллаһ каршында да, кешеләр алдында да иренең никахлы, законлы хатыны иде. Күңеленнән ташкан рәнҗүләрен йота алды, әтигә авыр сүзләр әйтмәде.
Барысын да күреп үскән алты баласына да аталарына каршы сүз әйттермәде. Әти шулай гомере буена ике гайләгә яшәде. Сабыр күңелле әниебез гомер буена түзде. Әниемнең шул хәтле түземле булуы турында уйланганда, еш кына аның дога артыннан кылган теләген искә төшерәм: "Ходаем, сабырлыклар бир күңелемә. Сабырлыклар гына бир түзәргә...". Әйе, Ходай яраткан бәндәсенең күңеленә барлык сынауларны да күтәрерлек искиткеч зур сабырлык салган иде, күрәсең.
Әниемнең авыр язмышы турында мин бик еш уйланам. Кайдан килгән ул мондый олы йөрәк, изге күңел? Бит аны дөнья төрле яклап кыйнаган, каккан-суккан. Ул, туганчы ук әтисез калып, ятим үсә. Әбиебез өч баланы ялгыз үстерә. Әнием, яшь кенә кыз бала, граҗданнар сугышыннан үпкәсенә салкын тиеп кайтып, бик озак чирләп үлгән хаста абыйсын карый. Озакламый үз әнисе дә, авырып, үсмер кыз кулына кала. Ике ел урында яткан әнисен тәрбияләп, җир куенына бирә. Замана алып килгән ачлык-ялангачлыкны, барлык авырлыкны үз җилкәсендә, үз язмышында татый.
Сугыш башлангач хатын-кызлар фронтка киткән ирләрне алыштыралар. Әниебез Рәйхана, сугыш беткәч, җиде еллык хәрби хезмәтеннән ялга кайткан егет - әтиебез Мәснәви белән таныша. Кичке уенга чыккач, ил батыры һәм гүзәл кыз арасында мәхәббәт кабына. Әниебез егетнең исән-сау хәрби хезмәттән кайтканын көтеп ала. Алар никах укытып өйләнешәләр һәм тугыз җаннан кайнап торган төп йортта яши башлыйлар.
Үлгән апасы урынына җизнәсенә кияүгә чыккан балдызы - яшь бианай киленен бик кага. Бер-ике елдан әтием белән әнием бер йорт аша гына өй салып чыгалар. Бозаудан сыер үстереп, бәрәннән сарык үстереп дигәндәй, тормыш коралар. Бер-бер артлы җиде бала туа. Шуларның берсе авырып үлгәнен әниебез бик авыр кичерә. Әниемнең куллары кинәт кенә авырта башлый. Өч ай хастаханәдә ятса да файдасы булмый, куллары гарипләнеп кала. Чирмешән елгасыннан кыш көне бәке уеп су ташый-ташый, керләр чайкавы эзсез генә үтми шул. Гомере буе икенче группа инвалид булып кала, сызланып яши. Шул авырткан куллары белән алты баласын да карый, дөньясын да алып бара: ашарга да пешерә, керен дә юа, оекбашлар да бәйли, тәмле ипи дә пешерә.
Менә шундый авырлыклар аша үтү чыныктыра, ныгыта әнинең күңелен. Шул сынауларны җиңә белгән хатын алда тормыш өстәп торган кыенлыкларга да бирешмәскә өйрәнә. Ире алты баласы белән ташлап чыгып киткәч тә, сынмый. Балалары өчен яши. Балалар барысы да игелекле, мәрхәмәтле булып үсәләр. Күңелендә булган рәхимлек, шәфкатьлелек орлыгын әни барыбызның да җаныбызга сала алды.
Алты туган алты яктан бер-беребезгә терәк булдык. Шатлыкны да, кайгыны да бүлешеп яшибез. Әниебез бакый йортына киткәнче туган йортыбыз безнең өчен дөнья уртасы булды. Безгә, әтиебез исән булып та, әти, дип әйтергә тилмереп үскән балаларына, әниебез ана да, ата да булды. Аның якты йөрәге тырышлыгы белән без үскәндә үзебезне бәхетсез тоймадык. Без шундый ана балалары булуыбыз белән ихлас бәхетле.
Әниебез аллага таянып, ходайга ышанып, авылның абруйлы карчыгы - ак йөзле, чиста намуслы, күркәм ак әби булып гомер итте. Кешеләргә булдыра алганча ярдәм итте. Үз иңнәрендә алты баласын күтәрде. Һәрберсенең күңеленә изгелек, яхшылык төшенчәсен салды. Әниебез - безнең намусыбыз, тормышыбызда үрнәгебез булды.
Әни гомере буена әтине кызганып яшәде: "Бәхетсез җан...". Әйе, кылган гамәлләре өчен үкенеп яшәп, олыгайгач кына ялгышларын таныган әтиебез тормышында бәхетсез иде. Инде ул да күптән җир куенында. Беребез дә, әтиле булып та, үксез балалар санында үскәнебез өчен аңа рәнҗү-ачу сакламыйбыз. Һәркемнең үз язмышы, үз ялгышы...
2010-чы елда хөкүмәтебез сугышта катнашкан ветераннарга, аларның тол хатыннарына, йортлар төзеп, шуннан әниебезгә дә бер бүлмәле фатир бирделәр. Әниебезнең шатлыгының чиге булмады. Ул күп еллар буена кыш чыгарга шәһәргә балаларына бара иде. Ә җәй көннәрен авылга кайта иде. Мин барып, сулар ташып, идәннәрен, керләрен юып кайта идем.
Ишегалдында яшел чирәмдә, барыбыз да җыелышып, әниебезнең туган көнен үткәрә идек.Үзебез дә олы яшькә җитеп, Әнием, дип дәшә алу нинди олы бәхет! Ләкин ул фатирда ике ел гына яшәп калды әниебез. Каты авыру аны аяктан екты, тугыз ай урын өстендә ятканнан соң, безне ятим калдырып, бакыйлыкка күчте. Барлык балалары да атна саен күчтәнәчләрен төяп, даруларын алып кайтып тордылар. Авылдагы кызы һәрвакыт янында булып, бик кадерләп карадык әниебезне. Алла үз бәндәсен тагын янына алды.
Изге күңелле әниемә рәхмәтләрем шул хәтле зур, исән чагында да, әле дә аны әйтеп аңлатырлык сүзләр таба алмыйм. Әнием өйрәтеп киткән догаларым рәхмәт булып барсын аның изге рухына. Әнием күңелебезгә иман нуры салып китте. Биш вакыт намазымны ходай кабул итеп алсын. Әнием китсә дә, ул калдырган изгелек үлми, кан-тамырларыбыз аша балалардан балага күчеп, үсә генә бара. Без - әниебезнең дәвамы.
Нет комментариев