Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алмаз Миргаязов кытайча сөйләшми, Гөлинә һаман үз җырын җырлый

“Китап” радиосы хезмәткәрләре белән үткәрелгән матбуган конференциясендә  ”Хезмәт” журналистлары  да катнашты.

“Татар-информ” агентлыгы журналистлар өчен “Китап” радиосының  #китапрадиосы   баш мөхәррире Алмаз Миргаязов һәм якташыбыз, әдәби программалар бүлеге җитәкчесе Гөлинә Шәйхи белән матбугат конференциясе уздырды. Журналистлар кунакларга иң кызыклы, кабатланмас сораулар бирергә ашыкты.   ”Хезмәт” журналистлары  да үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

“Китап” радиосының баш  мөхәррире Алмаз Миргаязовның Казан Дәүләт Университетының Көнчыгыш телләр факультетын Кытай теле белгечлеге буенча тәмамласа да, үз белгечлеге буенча бер көн дә эшләмәвен, аның каравы татар радиосы һәм телевидениесе өчен күп хезмәт куюын, гаиләдә үзара татарча аралашуларын, балаларының татарча иркен сөйләшүләрен белдек.

2016 елда “Хезмәт” газетасы сайтында Гөлинә Шәйхи хакында матур гына язма дөнья күргән иде. Ул чакта якташыбыз тормыш девизын "Кем арбасына утырсам да, үз жырымны жырлау" дигән иде. Конферения вакытында, еллар үтсә дә, Гөлинә әле дә шушы девиз белән яшәвен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев