Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алсу – Азат Фазлыевлар: «Игелек меңе белән кайта ул»

Алсу һәм Азат Фазлыевлар «Приют Человека»га барып өлкәннәргә төшке аш өләште.

Чара өлкәннәр ункөнлеге кысасында оештырылган иде.

— Чакырдылар да килдек. Динебез дә кешегә яхшылык эшләргә куша. Тапкан малны да бүлеп бирү кирәклеген искәртә. Шөкер, булдыра алганны эшлибез. Яхшылык эшләүне кешегә әйтергә ярамаганын беләбез. Сиздерми эшләгәне дә күп. Әмма кайчак, башкалар да күреп иярсен өчен, бу турыда әйткәлибез, — ди Алсу.

— Монда бөтенләй башка мохит. Мохтаҗларны күреп шаккаттык. Дөньяда әллә нинди язмышлы кешеләр бар икән. Тетрәндем. Күңелгә авыр булып китте. Кызгандым. Баласызлары күп, ялгыз яшәүчеләр күпме тагын?! Өйләреннән куып чыгарылганнары да бар. Уйландырды бу көн. Якыннарыбызга тагын да игътибарлырак булсак иде, дип кайттым.

Ашарга килгән өлкәннәрнең күбесе җырчыларны танып эндәшкән.

— Безнең мондый кешеләр белән очрашкан юк иде. Пенсиясен җиткерә алмыйча, бик авыр яшәүче кешеләр күп икән. "Приют Человека"га рәхмәт. Хәйриячеләргә дә рәхмәт. Көн саен Казанда 7 җирдә 200дән артык кешегә җылы ризык ашаталар. Нинди зур хезмәт һәм савап бит бу, — ди Азат.

— Балалар әти-әниләренең кадерен белсеннәр иде. Яратсыннар, авыр сүзләр әйтмәсеннәр. Ничек тә ярдәм итсеннәр. Югалткач, соң булачак. Хәзер инде әти-әниемне Өлкәннәр көне белән дә котлый алмыйм. Әмма булдыра алганны эшләдем, алар миннән ризадыр дип уйлыйм. Башкалар да әти-әниләренә игътибарлы булсыннар, мондый хәлгә төшермәсеннәр иде.

Гөлгенә Шиһапова

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев