Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Җан асрарга күпме кирәк?

Русиялеләрнең 80 проценты очын очка ялган яшәргә мәҗбүр. Статистик тикшеренүләр шундый саннар китергән.

Русиялеләр фикеренчә,  бүгенге көндә җан асрап яшәр өчен аена 58 мең сум эш хакы алып эшләргә кирәк. күпбалалы гаиләләр өчен ул 82 мең сум тәшкил итә. Һәр дүртенче гаилә кунак чакыралмавы турында әйткән. 35 процент гаиләләр исә ел фасылына карап гаиләдәге бөтен кешегә дә, хәтта, аяк киеме дә сатып алалмый икән.

Сораштыруларда катнашучыларның яртысыннан күбесе фатирына ремонт ясарга, мебелен алмаштырырга акчасы юклыгын әйткән.

Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, Хөкүмәттә русиялеләрнең фәкыйрьлеге турында беләләр һәм бу санны төшерү өчен чаралар күрелә, дип яза Өмет.

Фото: ачык чыганак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш