Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әни, сине аштан кайтучы ак яулыклы әби-апалар арасыннан эзлим...

«Әнигә барам, әнигә әйтәм, әнигә алдым...» дип сөйләшкән иптәшләремнән көнләшәм... Синең турыда сөйләргә, язарга тырышам. Минем сине белгәннәр хәтерендә калдырасым килә...

Әниләр көне якынлашканда сине искә алуым дога булып барсын, Әни. Шулай дип башладым да елмаеп куйдым: минем сине искә алмаган бер генә көнем дә юк ләбаса.

Мин күңелемнән синең белән сөйләшәм. Бу очракта Әни нәрсә дияр иде икән дип уйлыйм. Мин сөйләмемдә синең канатлы гыйбарәләреңне кушып сөйләшергә яратам. Мин бөтен эшне дә син өйрәткәнчә эшләргә тырышам.

Гомумән, минем бик тә сиңа охшыйсым килә. Синең кебек юмарт, синең кебек туры сүзле, синең кебек йомшак күңелле, эшчән, уңган, бик авыр булганда да елмая торган, тапкыр, зирәк...

Минем синең тәмле чәйләреңне эчәсем килә. Көлә-көлә син сөйләгән кызыкларны тыңлыйсым...Үз алдыңда акрын гына җырлап йөргәнеңне ишетәсем...

Вакыт дәваламый, Әни! Ияләнелә генә...Мин сине әбиләр көненә багышланган кичәләрдә, аштан кайтучы ак яулыклы әби-апалар арасыннан эзлим. Урам буйлап оныкларын җитәкләп кайткан яшьтәшләреңне күреп кызыгам.

«Әнигә барам, әнигә әйтәм, әнигә алдым...» дип сөйләшкән иптәшләремнән көнләшәм... Синең турыда сөйләргә, язарга тырышам. Минем сине белгәннәр хәтерендә калдырасым килә...

erid: 2Vtzqv1AZW9

Әниләре янына еллар буе кайтмаган кешеләр ничек яши икән, Әни?! Алар үз балаларына ниләр сөйли икән?! Бурычларыбызны кайтарып бетерә алмасак та, без сине бик кадерләдек. Үкенечебез юк. Гомереңне генә озынайта алмадык: тәкъдир алдында без көчсез! ...

Төшләремдә сине күрү бик рәхәт, Әни. Син гел матур булып, елмаеп керәсең. Нәкъ үзең булып!. Һәр кешенең әнисе иң матуры, иң йомшагы, иң әйбәте. Ул шулай булырга тиеш тә!.. Бу язмам белән күпләрнең йөрәк яраларын яңартырмын — кичерегез! Әнием турында язуым бәйгедә җиңәр өчен түгел. Үземне кызгандырыр өчен дә түгел. Әнисез калган кара көзләрдә күңелнең сагынудан бер түгелгән мәле бу язма... Бик сагынам сине, Әни!

Руфия Зәкиева,

Арбор авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9