Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниегезгә ни өчен рәхмәтле сез?

Чепья урта мәктәбенең 4 а сыйныфы укучылары белән Әниләр көненә багышланган интервью.

1. Укучылар, сез әниегезгә ни өчен рәхмәтлесез?

Ислам: Әни мине якты дөньяга китергән, көннәрен йокламыйча юаткан.

Данил: Мин әниемә бу дөньяда булганы өчен рәхмәтлемен.

Айгөл: Әни йөрәгендә миңа һәрвакыт урын табыла.

Виктория: Әни янында мин үземне тыныч хис итәм.

Ранил: Әнием мине үз сүземдә нык торырга өйрәтә.

Алия: Ул мине һәрвакыт аңлап тыңлый һәм ярдәм итә.

Рөстәм: Әни минем беренче сүзләремне, беренче билгеләрне, җырларны хәтерли.

Лиза: Бу дөньядагы беренче адымнарымны әнием кулына тотынып атладым.

Кирилл: Әнием мине кочаклаганда, бөтен күңелсезлекләрем юкка чыга.

2. Әниегезнең нинди киңәшләрен истә калдырдыгыз?

Г.Ислам: Эшләгәнең миңа булса, өйрәнгәнең үзеңә булсын.

Катя: Бала – гаиләнең көзгесе, шуңа күрә тәртипле бул.

Мария: Өлкәннәрне хөрмәт ит, чөнки бумеранг һәрвакыт кире әйләнеп кайта.

3. Әниегез сезгә ничек эндәшергә ярата?

Игнат: Миңа әни «кычыткан чыпчыгы» дияргә ярата.

Ростислав: Мондый акыллы малай кайда бар икән?

Вероника: Кызым-йолдызым.

Денис : Ак песием.

Алисә Зарипова,

сыйныф җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев