Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әниләрдән тормыш башлана

Балтач районы җитәкчелеге быел да әниләребезгә багышлап искиткеч яхшы бәйрәм оештырды: чәй табыны әзерләтте, дәүләт бүләкләренә лаек булучыларны котладылар, герой әниләрне зурладылар, зур концерт оештырылды. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин әниләрне ихлас күңелдән котлады, бүләкләрне үзе тапшырды.

— Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, бәйрәме-безнең олы кунаклары, — дип, Рамил Рәшитович залдагы гүзәл затларга мөрәҗәгать итте. — Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыралмый. Аның максаты гаилә нигезләрен ныгытуга, тормышта төп кешене — әнине хөрмәтләүгә корылган. Дөньяга тормыш, яңа җан бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын үз нарасыена биргән, сабые өчен тынгысыз төннәр кичергән газиз әниләргә нинди генә изге теләкләр юлласак та, аз булыр сыман. Бөтен җәмгыять Аналар канаты астында дияр идем мин. Күпбалалы, «Ана даны» медаленә лаек булган кырык алты гүзәл затыбыз бар, һәрьяктан да үрнәк Герой әниләребез бар, ятимнәргә әни булалган бөек затларыбыз бар... Иңнәренә салынган күләмле бурычлар кысаларында гына калмыйча, ил, республика, районыбызның күпкырлы иҗтимагый тормышында актив катнашучы әниләребез, алар, районыбыз горурлыгы. Районыбыз үсешенә керткән күпкырлы эшчәнлегегез өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм, газиз әниләр!


Әниләр бәйрәме бишектәге сабыйның елаган авазыннан башлана, бүтәнчә була да алмый торгандыр, чөнки тормыш әниләрдән башлана. Җырларда җырланганча, әниләр хәсрәт кичергәндә дә сиңа көч биреп торучылар, бар куанычыңны чын күңелдән уртаклашучылар, авырлыклар алдында калганда синнән йөз чөермәүчеләр...


Талантларыбызның дәртле биюләреннән, мәгънәле җырларыннан торган концерт номерлары бүләкләү мизгелләре белән тулыланды. Залда иң алгы рәттә Кариледән Герой әниебез Наилә апа Галиевага урын бирелгән, аңа олуг хөрмәт хисләре белән сугарылган чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, янәшәсендә яшь герой әниләр Фирая Зыятдинова белән Анна Филипова утыра, алар да бүләкләнде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Рес-публикасы Рәисе Указы нигезендә, хезмәт ветераны Әнисә Закированы Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Респуб-ликасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде, «Борнак» җәмгыятенең сыер савучысы Гөлзия Вәлиевага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтен җиткерде, «Хыял» яшьләр үзәгенең физкультура буенча инструкторы Әлфия Зиатдиновага яшүсмерләрне физик тәрбияләүгә һәм алар арасында сәламәт яшәү рәвешен булдыруга керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук нәтиҗәле хезмәтләре һәм җирле үзидарә органнары үсешенә керткән зур өлешләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты Балтач районы башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Рузилә Ильясовага, опека һәм попечительлек секторының баш белгече Миннәзия Габделхаковага бирелде. Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, мобилизацияләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм әзерләүгә һәм оештыруга зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Югары Субаш авыл җирлегеннән Гөлфия һәм Камил Габделәхәт улы Заһидуллиннар, Гүзәлия һәм Фагыйл Гайнетдиновлар, Балтач шәһәр җирлегеннән Надирә һәм Фәрт Хаҗиевлар бүләкләнде.
Тагын бер күркәм, тортлы мизгел күңелләргә үтеп керде. Районыбызның рәсми сайты — «Рәсми Балтач» төркеме уздырган күләмле бәйгеләрнең берсе Әниләр көненә багышланган иде. Район-дашларыбызның газиз әниләре турында язылган язмалардан, шигырьләрдән гыйбарәт иде ул, тирән мәгънә салынганнары җиңүгә иреште — Смәел авылыннан Гөлүсә Сабировага, Балтачтан Лилия Гатиятуллинага бүлмә гөлләре һәм бассейнга абонемент тапшырылды, Кунырдан Гөлназ Шакирҗанова белән Балтачтан Рәзилә Бәдегиевалар татлы тортлар, Яңгулдан Сәлимә Габделхакова шулай ук «Дулкын» бассейнына абонемент белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөрмәт Әниләр бәйрәме тормыш әниләр