Әнкәйләргә безнең йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык...
Бу атнада Балтач мәдәният үзәгендә әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде.
Бу атнада Балтач мәдәният үзәгендә әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде. Чепья авылының хезмәт ветераны Нурания Рамазанова, Норма урта мәктәбе лаборанты Наҗия Шәрипова «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнделәр.
Район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Нотфуллина, Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Балтач районы «Ак калфак» оешмасының Совет әгъзасы Сәлимә Габделхакова Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты, Субаш авыл җирлегенең «Ак калфак» оешмасы активы Гөлҗифар Зәкиева, Карадуган авыл җирлегенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фирая Зыятдинова, Чутай башлангыч мәктәп-балалар бакчасы мөдире Рәмзия Хәйруллина Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Юбилейлары уңаеннан Тагашур авылы кибете мөдире Татьяна Зубарева, «Борнак» җәмгыятенең сыер саву операторы Ләйсән Гайнетдинова — Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгына, ә «Активист» җәмгыятенең сыер саву операторы Валентина Изергина район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев