Аны якыннан белгәннәр күз яшьләрен тыя алмады
Менә ничә көннәр синең белән сөйләшәм...
Яңа Салавычны мәчетле итүдә башлап йөргән, 42 яшендә фаҗигале төстә вафат булган авылдашым Айдар ВӘЛИЕВ истәлегенә багышлана.
20 сентябрьнең чалт кояшлы иртәсе ышанып булмаслык кайгылы хәбәр китерде: юл фаҗигасендә Айдар үлгән! Телефоннан-телефонга бу хәбәр минут-секундлар эчендә бөтен районны йөреп чыкты. Аны якыннан белгәннәр күз яшьләрен тыя алмады. Якыннары, гаиләсе, туганнары ни кичергәнен аңлау кыен, без, авылдашлары өчен дә зур югалту булды бу. Хәер, безнең өчен генәме икән?! Баксаң, безнең өчен гади бер авыл егете булган Айдарыбыз районыбызда да бик хөрмәтле кешеләрнең берсе булган икән! Юкса, җитәкче булып, зур урыннар да биләмәде, “мин!” дип чәчрәп, аерылып та тормады – кирәгеннән артык тыйнак, гади, әмма бик аралашучан, ипле, тәмле сүзле иде Айдар. Беркем белән сүзгә килмәс, зарлануны, боегуны белмәс, йөзеннән елмаю китмәгән авылдаш турында инде “иде” дип язарга да кул бармый хәтта. Менә ничә көннәр шушы хакта синең белән сөйләшәм, Айдар!
Син үзеңнең бик тә дәрәҗәле, хөрмәтле икәнеңне белми киттең, Айдар! Күрсәң иде, сине озатырга күпме кеше килде, ташкын булып агылды да, агылды... Район җитәкчеләре, урынбасарлар, бүлек мөдирләре, имам-муллалар... Танышлар, таныш түгелләр белән авыл урамы тулды. Бездә әле беркемне дә бу дәрәҗәдә соңгы юлга озатканнары юк иде... Соңгы юлга озату мәрәсимен дә, җеназа намазын да, төзетүдә башыннан азагына кадәр әйтеп бетергесез хезмәтең кергән авылыбыз мәчете янында башкардылар. Синең хакта Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев бик мәгънәле, уйландыра торган итеп сөйләде, район башлыгы Рамил Нотфуллин: «Бик тә сәләтле, оештыру осталыгы зур булган, кайда куйсаң, шунда эшне җиренә җиткереп башкара торган егетебез иде”, – диде. Авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибәгатуллин, ветеран укытучы Рауза апа Зиннәтуллиналар да безнең күңелләрдәге фикерләрне әйттеләр.
Чын мәгънәсендә авылыбызның карап торган, ышанычлы, кая барса, шунда сүзе үтә торган, иң асыл ир-егетләренең берсе идең шул. Мәктәптә укыган елларда ук көрәш буенча макталдың, Казан авыл хуҗалыгы институтын бик яхшы билгеләргә тәмамладың, аспирантурага керергә дә тәкъдим иткәннәр иде, авылга кайтасы иттең. Хәтерлим әле, колхозда бригадир булып эшләгән чакта, шул тәмле сүзеңә алданып, чөгендер чүбе утарга ризалаша идем. Юкса, мәҗбүри дә дими идең, хуҗалыкта өстәмә чүп алу түгел, өйдәгесенә көч-чак өлгерә торган ситуациядә идем. “Гөлсинә апай, әйтергә дә уңайсыз инде”... – диеп сүз башлавыңа: “Ярар, әйдә, ярты пай гына бүл инде”, – дия идем...
Авыл Советында эшләгән елларда да кешеләргә ягымлы мөнәсәбәтең белән яраттыра белдең. Аннан соң да, кайда гына эшләсәң дә, син һәрчак авыл дип яшәдең. Рәсми билгеләнмәсәң дә, авылыбызның чын оештыручысы идең. Син чакырганда, оештырганда, бөтен авыл белән кубып, иске мәктәп, клуб яннарында, зиратларда нинди өмәләр үткәрдек, мәчет төзелешенә бөтен авылдашлар күтәрелде, вакытың белән дә, акча белән дә хисаплашмадың. “Юк” дип әйтә белмәдең, юлда бер генә кешене дә утыртмый китмәдең. Шуңа күрә сине авылыбызның олысы-кечесе дә бердәй тыңлый иде... Эш оештырып кына калмый идең шул, иң авыр, катлаулы өлешенә иң элек үзең тотына идең, шәхси үрнәгең белән дә, азактан, бөтен арыганнар онытылырлык итеп, “рәхмәт, егетләр, абыйлар-апалар” дип, тагын килерлек итеп озатып кала да белә идең шул.
Мәчет төзелеше белән бәйле бик күп аралаштык, шуңа күрә дә соңгы елларда холкыңны, гадәтләреңне шактый өйрәнгән идем. Беркайчан сер бирмәвең, көчле холкың белән сокландыра килдең. Гаиләңдә, шәхси хуҗалыгыңда гына түгел, авылыбыз турында да әле бик күп матур планнар, уй-ниятләрең бар иде, Айдар... Бу җәйдә авылыбызда ачылган балаларның уен мәйданчыгы да синең идея иде. Теге чакта, клуб территориясен җыештырганда ук инде син безгә: “Менә монда мәйданчык булачак”, – диеп, урын чистарттырган идең. Инде ул чакта ук, баксаң, җаен китереп, район җитәкчеләренә “сүз салган” булгансың икән... Күңелеңә килгәнне тормышка ашыра торган гадәтең бар иде шул. Коры сүздә генә түгел, ябык ишекләрне дә ачтыра белә торган тәмле сүзең белән тормышка ашыра идең син аларны. Мәчет төзелеше артыннан йөргәндә төрле ситуацияләрдә калдык, укытучы Рауза апа белән без югалып калганда да, син ул чишелешне таба идең...
Авылыбызда башка беркем дә бала-чагаларга, яшьләргә синең кебек матур итеп эндәшмәде һәм эндәшми, Айдар. Үзеңнең туганнарың гына түгел, үзеңнән кече һәркем синең өчен “энекәш-сеңелкәш” булды. Олыларны олы итә белүең белән дә аерылып тордың, алар янәшәсеннән узганда, машинаңны туктатып, хәлләрен белү дә гадәти хәл иде синең өчен. Ә үз балаларың – кызларың Айгөл белән Камилә өчен син чын мәгънәсендә әйбәт әти булдың. Тормыш иптәшең Венераның телендә дә сүз саен: “Безнең Айдар”, – иде.
Син алып барган кичә-концертлар, Сабантуйлар да ихласлыгы белән аерылып тора иде. Алар да, гомумән, синең турыдагы барлык матур хатирәләр күңелләрдә озак сакланыр. Казыгын кагудан, урынын билгеләүдән башлап, хәтта кергән хезмәтеңнең күләмен санап, бәяләп бетереп булмаслык мәчетебез исә сине онытырга ирек бирмәс. Авылыбызда яңгыраган биш вакыт азан, мәчетебездә кылынган гамәлләрдән үзеңә әҗер саваплары даими барып торса иде.
...Сагынырбыз, Айдар!
Шулай иртә, көтмәгәндә китеп баруың үзәкләрне өзә, яшәеш турында бик тә уйландыра, Айдар! Кеше китә, эше кала, диләр. 42 яшеңдә син инде мәһабәт мәчет төзелүнең төп сәбәпчесе булырга өлгердең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев