Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арбашта 40 еллык тарихы булган каенлыкны җыештырганнар (фото)

Каенлык чистарып, черек, егылган, урынсыз чыккан агачлардан, чүпләрдән арынып, иркен сулап калды

Элек анда җирлеккә гараж юлыннан төшә торган юл салынган булган. Балалар бакчасы ачылгач та, юлдан колхоз тракторлары, машиналар йөргән. Балалар бакчада тыныч йокласын өчен, ул чактагы балалар бакчасы мөдире Камалова Зөлфирә, Балтач район Советы башкарма комитетына мөрәҗәгать итеп, юлны бетерә. Арча урман хуҗалыгы белән сөйләшеп, Низаметдинов Марсель һәм балалар бакчасы коллективы ярдәме белән, агачлар утыртыла. Ул елны корылык булу сәбәпле, бакча хезмәткәрләре һәрдаим су сибеп, аларны тәрбияләп үстерә. Шуңа күрә ул төз үскән ак каеннар бик кадерле! Авыл халкы аны «Зөлфирә каеннары» дип тә йөртә.

Өмәгә Арбаш, Карадуган, Кенә, Таузар авылларыннан да килүчеләр бик сөендерде. Үз вакытларын кызганмый, табигатьне чистартуга күп көч куйган авылдашларга, әти-әниләргә, бакча коллективына зур рәхмәт!

Трактор, арба белән ярдәм итүчеләр: Ибраһимов Нурсил Рәмзис улы, Ибрагимов Рүзәл Рафил улы, Сәгдиев Ленар Рәшит улы, Хакимов Рафис абый, колхоз ярдәме белән дә өмәгә бер арба куелды.

«Дружба» пычкысы белән ярдәм итүче Рамазанов Фаил абый белән Гыйбадуллин Фирдүс абыйга аерым рәхмәт! Кул пычкысы, балта, капчык белән тырышып эшләүчеләр дә хәйран иде. Алар — коллективның 20 хезмәткәре, Гарифҗанова Әнисә, Шакирҗанова Рәхилә апалар, Хөсәинов Тәбрик, Әкбиров Ринат, Галиев Зөлфәт, Гыйбадуллин Фирдинант, Рәхимҗанов Ханнан, Исмаилов Галимҗан абыйлар, Сәләхетдинова Фәридә апа, Фәтхерахманов Имиль, Гәләлетдинов Рамил, Гәлләметдинов Роберт, Зиннәтуллин Рөстәм, Биккинина Талия, Максимов Сергей, Хәйруллин Илфак, Рамазанова Рания, Исмаилова Людмила, Сәгдиева Гөлүзә, Сабитов Айдар, Гобәйдуллин Марат, Сәмигуллин Марат абый, Мөхәммәтгалиева Ләйсән.

Өмәдә катнашучыларны Гәлләметдинова Рәүфә, Закирова Роза апалар коймак һәм чәй белән сыйлады. Каенлык чистарып, черек, егылган, урынсыз чыккан агачлардан, чүпләрдән арынып, иркен сулап калды. Өмәгә килгән һәркемгә зур рәхмәт! Изге эшебез дәвамлы булсын иде, — дип хәбәр итә Карадуган балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган каенлык