Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армиягә китә егетләр...

Куныр авылында элеккеге традицияне дәвам итеп, солдатка озату кичәсе уздырдылар.

Авылның асыл егетләре Искәндәр Юнысов, Инсаф Нәҗипов, Фәрхәт Василов, Диншат Гарифуллин армигә китте. Егетләр белән саубуллашу кичәсен мәдәният йортында зурлап уздырдылар. Кичә изге теләкләр, берсеннән-берсе матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Булачак солдатларны котларга дип Чавал техникумы вәкилләре дә килгән иде. Егетләр биредә белем алып, уку йорты тормышында актив катнашып, волейбол ярышларында беренчелекне бирмәде.

– Әлеге кичәгә килүебезнең максаты – шушындый уңган-булган егетләр үстергән әти-әниләргә олы рәхмәт хисләре ирештерү һәм егетләргә хәерле юл, исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләү. Бу егетләр чын мәгънәсендә уку йортының горурлыгы булды. Һәрвакыт тырыш, максатчан, гадел, намуслы булып калыгыз, хәерле юллар сезгә, егетләр, - дип изге теләкләрен ирештерде кунаклар.

Редакциядән: язма әзерләнгән мизгелләрдә тагын бер хәбәр килеп иреште. Искәндәр Юнысов хәрби бурычын үтәргә Владивосток (Дальный Воскток) шәһәренә юл тотты. Искәндәр – Лилия һәм Илдар Юнысовларның уртанчы уллары. Олысы Илназ 2013 елда армия хезмәтен үтәп кайткан иде. Төпчекләре Әмир исә Куныр урта мәктәбендә белем ала. Батыр йөрәкле егетләр үстергәннәре өчен Юнысовлар гаиләсенә ихластан рәхмәт белдерәбез. Искәндәргә исә хәерле юллар, имин хезмәт теләп, исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исемем Диншат минем, нурфат тугел?‍♂️

    Теги: армиягә озату