Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әти исе килә...»

Әтисе бүләк иткән йомшак уенчыкны куенына кыскан бала шулай ди

Мобилизация... Бер ел элек әлеге шаукым башлангач, бер генә гаилә дә тыныч күңел белән яшәмәде. Районыбыздан гына да йөзәрләгән кеше мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциягә, илебезне сакларга китте. Алар арасында таныш-белешләр аз түгел, шуларның берсе — Түбән Кенә авылы егете Эльмир Нурзада улы Галимов. 

Эльмир белән икебез дә бер мәктәптә белем алдык без. Быел җәй көне кыска вакытлы ялга кайткач, урамда очраклы рәвештә очрашу насыйп булды. Ачылып китеп сөйләшмәде ул, бары тик, бар да әйбәт, дип кенә җавап бирде. Күңелендәгесенә үтеп кереп булмый, ансы безгә караңгы...

Эльмир белә туган авылында аны көтәләр, әти-әнисе дә, тормыш иптәше дә һәм кечкенә кызы да. Тиздән ул кайтыр да янәдән тормышлары бербөтенгә әйләнер, сабый кызы да әтисе янәшәсендә үсәр. 

Эльмир өчен иң борчылган кеше — ул әнисе Әлфия апа. Ана күңелендәге уй-кичерешләр турында белешеп, күз яшьләре аша сөйләгәнен тыңладык... 

— Улым армиягә киткән вакытта икенче кичерешләр кичергән идем. Мин горурландым, үзебезнең илне саклый ала торган ул үстерә алдым бит дип. Мобилизациягә повестка китереп тоттыргач, без аны аңламадык, нәрсә уйларга да белмәдек. Моның кадәр озакка сузылыр дип башка да килмәде. Бүгенге көнебез — ул билгесезлектә яшәү...

Язманың дәвамы белән «Хезмәт» газетасының 41нче санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев