Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җаваплы да, мактаулы да хезмәт ияләре

Йортларыбыз җылы булганда, кайнар ризык ашаганда яки чәй эчкәндә зәңгәр ягулыкның, ягъни газның хәзерге тормышыбызда нинди мөһим роль уйнаганын фикерләп утырмыйбыз. Ә бит шушы мөмкинлекләрне өзлексез тудыручылар – газ оешмасы хезмәткәрләре тәүлек буе да эшлиләр һәм безне мең төрле мәшәкатьләрдән коткаралар.

Узган атнада әлеге тармакта хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмен каршы алды. Бәйрәм дип тормадылар, башта ГТО нормалары тапшырдылар, аннан соң гына җырлап-биеп, уйнап-көлеп бәйрәм иттеләр. Әйе, безнең газчылар арасында спортта да, сәхнәдә дә йолдыз булырдай хезмәткәрләр күп.

Бүген газчыларның эше, аларның халыкка җиткерәсе мөрәҗәгатьләре турында газ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Камил улы Нигъмәтҗанов белән аралашып алдык.

— Рөстәм Камилович, районыбызны өзлексез рәвештә газ белән тәэмин итүдә нинди бүлекләр хезмәт куя, таныштырып үтегезче?

— Бүгенге көндә безнең оешма 299 кешелек коллектив белән өч районга хезмәт күрсәтә — Балтач, Кукмара һәм Әтнә районнарына. Хезмәтебезнең иң беренче бурычы ул — халыкны куркынычсыз итеп, өзлексез газ белән тәэмин итү.

Безнең коллектив төрле службаларга бүленә һәм һәрберсенең алдына куелган максат-бурычлары, планнары бар. Иң зур бүлекләр булып бездә комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тора. Әлеге бүлек барлык газүткәргечләр, газ көйләүче пунктлар, газ көйләүче шкаф пункты һәм халыкны газ белән тәэмин итү эшләрен башкара. Бар әле бездә авария-диспетчерлык хезмәте һәм ул өч районда да эшләп килә. Бу служба тәүлек буе хезмәт күрсәтә. Янгын чыкса да, газ исе килсә дә иң беренче заявка аларга керә, алар урынга барып, килеп чыккан хәлне үз көчләре белән генә җиңеп чыга алмыйлар икән, ул очракта инде башка бүлекләргә хәбәр итеп, бергәләп эшләп бетерәләр. Автотранспорт хезмәте күрсәтүчеләребез шушы бригадаларны кирәкле урынга алып баруны тәэмин итеп торалар. Аларның эшләре бик җаваплы, шуңа да бездә күпчелек 1нче класслы шоферлар эшли. Җитештерү-техник бүлегебез бар. Газ кертү буенча «Догазификация» дигән программа эшләп килә. Программа кысаларында, зәңгәр ягулык газлаштырылган торак пунктлардагы моңарчы газ кертелмәгән җир участоклары чигенә кадәр бушлай китерелә. Шушы программа эшли башлагач бу бүлектә хезмәт куючыларның эшләре тагын да артты, чөнки аларның үз эшләренә җаваплы каравыннан газ кертү буенча мөрәҗәгатьләрнең вакытында башкарылуы тора. 

Әлеге бүлек безнең капиталь төзекләндерү эшләре буенча да эшли. Капремонт буенча оешманың үзенең программасы бар, аның нигезендә тузган җиһазлар алыштырыла һәм бу шулай ук бик күләмле эшләр булып тора. 

— Газ кертергә яки газүткәргечләргә, җиһазларына бәйле үзгәрешләр эшләргә теләүчеләргә эшне нәрсәдән башларга?

— Кеше газ кертәме, нәрсәдер үзгәртергә телиме, ул безгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шуны да ассызыклап үтәсе килә, мондый гаризалар белән безгә мөрәҗәгать иткәндә үзләре белән түбәндәге документлар булу сорала: җир документы, өй документы, паспорт, ИНН һәм СНИЛС. Гаризаны җитештерү-техник бүлегенә килеп бирергә кирәк булачак һәм шуннан соң аларга барысы да аңлатылачак. Искәртеп үтәсе килә, газ белән бәйле нинди генә эшләр, үзгәрешләр башкарылганда да газ оешмасына хәбәр итәргә кирәк, чөнки бу эшләрне специальләштерелгән оешмалар гына башкара ала. 

— Газны кулланган өчен түләмәүчеләр бармы районда?

— Газны кулланган өчен түләмәүчеләр белән дә еш очрашабыз, дөрес, кемнеңдер ваемсызлыгы белән генә түләнми калган очраклар да бар, шул ук вакытта белә торып түләмәүчеләр дә юк түгел. Мондый очракларда без ул кеше белән элемтәгә керәбез, өенә барабыз, уртак тел табарга тырышабыз, ләкин хәзер инде газны өзү бездән генә дә тормый, барысы да республика буенча бердәм программа аша эшләнә. Түләүләр ике ай булмый икән, кешегә кисәтү хаты җибәрелә, әгәр ул хаттан соң да 20 көн эчендә әҗәт капланмый икән, инде газ өзелә һәм аны кире ялгату эшләре дә өстәмә чыгымнар сорый. Шуңа да халык игътибарлырак булсын, мондый хатлар килгән очракта, безнең белән элемтәгә керсеннәр иде. 

— Райондашларыбызга җиткерер мөрәҗәгатьләрегез бармы?

— Беләсез инде, газ ул бик куркыныч әйбер, дөрес, хәзер халык газны куркыныч әйбер дип санамый да башлады кебек. Өйләргә йөргән вакытта газ куллану кагыйдәләрен бозу очраклары да очрый, без аларны вакытында күреп алып, бу кимчелекләрне бетергәнче газларын өзеп куярга мәҗбүр булабыз. Плитә белән өй җылытучылар да очрап тора. Болай эшләү сәламәтлеккә зыян китерүне халык аңласын иде. Шулай ук төтен юллары (дымоход) һәм һава алышыну каналлары (вентиляция) дөрес эшләүне дә тәэмин итүне сорыйбыз, газүткәргеч торбаларны, краннарны өйгә ремонт ясалган очракта обшивка астына «яшереп» калдыру катгый тыела, шулай ук аш-су бүлмәсендәге гарнитур артында да калырга тиеш түгел алар. Шуны әйтергә кирәк, халык игътибарлы булганда һәм хөкүмәт тарафыннан куелган кагыйдәләрне тиешле итеп үтәгәндә генә без алда әйтеп үткән бурычыбызны тиешенчә үтәп, халыкны өзлексез рәвештә газ белән тәэмин итә алачакбыз. 

— Рөстәм Камилович, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. 

Исән-сау эшләргә язсын әлеге коллективка, чөнки алар тырышлыгы белән без җылыда яшибез. Эшләрендә уңышлар насыйп булып, гаиләләрендә бәхеткә төренеп, һәрбер көнгә сөенеп эшләсеннәр һәм яшәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев