Текә тау астында кечкенә генә инешенең суын җыеп ясалган иркен буа янәшәсендә зур булмаган бер авыл бар. Балтач халкының су коенып, балык тотып ял итәргә, тавына җиләккә, гөмбәгә, баланга, миләшкә, алмага, гөлҗимешкә яратып йөри торган атаклы Көек авылы ул. Рәис шушы авылда туып үсә.
Икесе дә 40 еллап колхозда терлекчелектә эшләгән Фаяз ага белән Зәйтүнә ханым гаиләсендә 5 малайның 4енчесе булып. Хезмәт хакы әллә ни булмаган шул авыр хезмәттә гомерләре буе тир түгеп, бишебезне дә һөнәрле, өйле иткән, туй ясап өйләндергән әти-әнигә без гомеребез буе бурычлы, рәхмәтле, ди Рәис. Үзең белә башлаганнан бирле аларда абзар тулы мал-туар булган, күп итеп бакча утыртканнар. Малай вакыттан бирле беребезнең дә эшсез торган булмады, ди ул. Һәркайсына йортларны да бергәләп, бер-берсенә булышып, әти-әниләре ярдәме белән җиткергәннәр.
Күмәк көч тау күчерә ди. 5 егет үзе бер бригада шул. Фаяз малайлары шикелле туганчылыклы, ярдәмчелекле һәм бердәм дә булсалар бик көчле бригада. Малайларның бишеседә туган якта. 3есе Балтачта, 1се Курмалада үз өйләре, гаиләсе белән яши. Рәшит «Сорнай»да 20 еллап бригаданы җитәкләгән, Фирдәвес озак еллар «Сельхозтехника»да эретеп-ябыштыручы булып эшләп, хәзер группада. Фидаил машинада, балалар бакчаларына товар ташый. Рафис мәдәният буенча киткән. Авыл эшенә, җир эшенә ныграк әвәслеге белән Көектәге төп йортта, әти-әнисе янында Рәис калган.
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап алган белгечлеге дә бар. Авылдашлары белән сөйләшеп-киңәшеп, моннан 10 ел элек шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп тапшыруны үз өстенә ала ул. «Хуҗалыгыбыздагы сөтне Рәис аша тапшыра башлагач, проблемалар бетте, акчасын вакытында бирә, исәп-хисапка төгәл. Кайбер усал теллеләр сүзенә карап китеп кенә бара күрмәсен. Эшләсен әле. Аның урынына килгән кешене кем белгән» - диләр авылда. Курмалада яшәүче Ринат Галиев үзләрендәге сөтне Рәис җыюдан канәгать булуын әйтә. Балтачтан Әнәс Кәлимуллин, Марсель Низаметдинов та сыер асрап, үзләреннән арткан сөтне Рәис Садыйков аша теләп тапшыралар. «Молодец, ике авылны, Балтачның бөтен урамнарын диярлек көн саен әйләнеп кайта. Иренми. Бер кеше өчен дә әллә кайдагы тыкрыкларга кереп чыга. Иртән иртүк кешеләргә яхшы кәеф тудырып йөрүче ачык күңелле ул», диләр. Көн саен 30-40 километр урамнарны әйләнеп, ай саен 20 тонна чамасы сөт җыеп тапшыра Рәис.
Сөт җыйган акчага гына ышанып ятмый. Сменалы эшкә урнашкан, газ котельныенда оператор. Кайткач, хуҗалыгында җимертеп эшли. Берничә баш мөгезле эре терлек, өч сыер тоталар. Арендатор да ул, 20 гектар җир арендага алган. Анда үлән үстереп, печән хәзерли. Үзендә моның өчен кирәкле техниканы юнәткән. Умартачылык белән дә шөгыльләнә. Быел кортларны кешеләргә зыяны тимәсен дип, авылдан читтә, тау башындагы агачлыкка күчергән. Шунда агачтан зур, матур өй салып куйганнар. Авылдаш адашы белән заманча мич чыгарып куйганнар. ( Рәис оста мичче, башкаларга да чыгарып бирә). Коймак ашап, самавыр чәе эчеп, табигатькә хозурланып, рәхәтләнеп ял итеп була. Йорт янәшәсендәге 1 гектарга якын мәйдан яхшылап чистартылган. Ачык калган зонага 260 төп чыршы-нарат утыртканнар. Киләчәктә биредә кешеләр гаиләләре белән килеп ял итә торган урын булыр дип хыялланам. Йотрны да биреп торачакмын. Күрсәтсеннәр балаларына авыл тормышын, коймакны мичтә ничек пешкәнен, ди Рәис.
Әтисе Фаиз ага белән авыл янындагы чишмәне чистартып, ясап куйганнар Менә шундый хыялый авыл эшчәне инде ул. Биш ел, икенче чакырылыш Балтач шәһәр советы депутаты булып торганда да үзенең тынгысызлыгы белән сайлаучылары өчен күп игелекләр эшләгән, тәкъдимнәр керткән. Рәис Садыйков кебек авыл өчен туган, авыл өчен эшләгән кешеләр булганда авыллар яшәр әле.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев