Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл өчен янып яшәүче яшьләр

Авылга яшьләр кайтмый, калага китү ягын карыйлар, дигән зарларны хуҗалыкларга баргач еш ишетергә туры килә. Ә менә «Арбор»лылар ул яктан сөенә, Казанга киткән яшьләрне дә авылга кире кайтарта алган алар. Бу башлангыч дәвам итсен иде.

Хуҗалыкның баш икътисадчысы Самат Әскаров белән яшь гаиләләрне барлыйбыз. Самат абый иң беренче Фәридә һәм Марат Гарифуллиннар гаиләсенә тукталды. «КамаАЗ» машинасында эшләүче Маратны күп профильле эшче, дип мактады ул. «КамАЗ»да ерак юлларга чыгып китәргә һәрчак әзер шофер да ул, техник күзәтү узарга әзерләнүче бөтен техниканы буяучы да ул. Шулай ук 3 ел рәттән үсемлекләрне бөҗәк һәм авыруларга каршы агулау хезмәтен дә башкара икән Марат. Әлеге эшкә бөтен кеше дә алынам дип тормый, ә тырыш шофер сынатмый, үзенә йөкләнгән барлык хезмәтен дә җиренә җиткереп эшли. Маратның тормыш иптәше Фәридә сыер савучы булып эшләгән, бүгенге көндә өченче балалары белән декрет ялында. Икесе дә тырыш, эшсөючән әлеге гаиләне авылдашлары да үрнәк итеп, мактап телгә ала. Фәйзрахмановлар гаиләсендә дә гаилә башлыгы Марат – «КамАЗ» шоферы, ә Энҗе ханым – сыер савучы. Бу гаилә дә өч бала тәрбияләп үстерә, үзләре үрнәгендә аларны да хезмәтне сөяргә өйрәтәләр. Яшь гаилә бернинди эштән дә куркып тора торганнардан түгел. Марат машинасы белән сенаж, силос, ашлыгын да ташый, йөкләнгән башка эшләрне дә тел-теш тидермәслек итеп башкара. Энҗе исә сыер савучы хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белеп, күп сөт савып алу – төп табыш булуын аңлап, җиң сызганып эшләгән хезмәткәр.

Яшь гаиләләрнең чираттагысы – Ринат белән Гөлшат. Берничә ел Казанда яшәгәннән соң Нигъмәтуллиннар гаиләсе дә Арборга кайтып төпләнергә уйлый. Ринат төп чыгышы белән Арборныкы, ә Гөлшат Норманыкы. Бүгенге көндә әлеге гаилә эшле һәм йортлы булганнарына сөенеп, шөкер итеп яшиләр. Ринат иртә таңнан хезмәттә, җәйге чорга кадәр терлекчеләрне һәм механизаторларны автобус белән эшкә йөртә, ә җәйге чорда кырдагыларга ашау йөртә. Гөлшат исә идарәдә механикалаштыру буенча хисапчы булып эшли. Яшьләр калага китү ягын караганда, сез ничек авылга кайтып төпләнергә булдыгыз, дип кызыксынам Гөлшаттан. – Шәһәргә китеп яшәп карадык бит инде. Фатир үзебезнеке түгел, аңа ай саен күпме акча түләргә кирәк. Балаларны бакчага урнаштыру проблемасы да килеп басты. Җитмәгәненә иремнең дә эше шәхси эшмәкәрдә иде, эш вакытлары төрлечә була, кайчак ялларда да эшлиләр, балаларым белән без аны анда күрми дә диярлек иде. Арборга кайтуга ук аңа эш булды, ә мин ул чакта әле декрет ялында идем. Шулай ук әтиебез Нурзада, әниебез Марзыяның гел янәшәдә булулары да зур плюс, кайчак өйгә кайтып керсәк тә кайнаган чәйгә кайтабыз. Улларыбыз Ислам белән Юсуф та тук, җылыда, аларның тәрбиясендә дә әти-әнинең өлешләре әйтеп бетергесез, авырып китсәләр дә калдырып китәр ышанычлы кешеләребез бар, шөкер. Әти-әнине дә картлык көннәрендә ялгыз калдырырга теләмәдек, дип бүгенге көненнән бик канәгать булуын җиткерде Гөлшат.

Зөһрә һәм Фидаил Әхмәтҗановлар гаиләсе дә авылда мактаулылар рәтеннән. Зөһрә бүгенге көндә декрет ялында булса, Фидаил исә хуҗалыкта төзелеш өлкәсендә эшли. Балтачы да ул, төзелеш остасы да, кулыннан бөтен төр эш тә килә торган егет, төзелеш бригадиры Марат Хәкимовның уң кулы ул, дип хезмәтенә югары бәя биреп үттеләр хуҗалыкта. «Укып бетергәннән бирле шабашта йөрдем, төзелеш эшенә дә осталыгым шуннан килә. «Арбор» хуҗалыгында эшли башлаганыма өч ел булып китте, барлык төзелеш эшләрендә дә катнашам, күбрәк түбә төзекләндерү эшләре туры килә. Аннан тыш та буш торган юк, көз көне амбарда эшлим, язын чәчүгә чыгам», диде Фидаил.

Вафиннар да хуҗалыкның яшь гаиләсе. «Баштарак тракторда эшләгән идем, хәзер инде төрле эшләрдә хезмәт куям. Бүгенге көндә, мәсәлән, амбарда симәнә чыгарабыз. Фермада я башка объектларда төзелеш эшләрендә дә йөрим», дип башкарган хезмәтләре белән таныштырып үтте Фарсиль. Тормыш иптәше Әлфирә белән ике ул үстерәләр. Олысы Нурзатка өч яшь ярым, Әлфиргә исә шушы көннәрдә 1 яшь тулган.

Эшкә килергә теләгән яшьләргә биредә һәркем шат. Бик кайтыр идем дә, транспортта эшләргә категориям юк шул, диючеләргә дә биредә мөмкинлекләр тудыралар. Чөнки «Арбор»лылар кирәкле категориягә укырга ярдәм итәләр. Гомумән, бирегә кайтып урнашучылар ниндидер проблемалар бар дигән сүзләрне гомумән әйтмәделәр. Әти-әни янына кайтып урнашучылар да махсус программа нигезендә йорт салу белән мәшгульләр. Бөтенләй бу җирлекнеке булмаучыларга да йорт белән ярдәм итәргә әзерләр биредә. «Яңа йорт салырга теләүчеләр өчен газы, суы, электры кергән махсус урамыбызга хәтле бар», дип тә искәртте Чепья авыл җирлеге башлыгы, шушы авылда гомер итүче Азат Нотфуллин. Чит җирләрдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. «Арбор»ның яшьләре моңа чын мисал булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы яшьләр авыл яшьләре