Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылдашлар очрашкан. Кайда дисезме? (+фото)

Югары Сәрдек авылы Балтач районының иң төньяк өлешендә урнашкан. Ул төньяктан һәм төньк-көнбатыштан Киров өлкәсе белән чиктәш. Сәрдек авылыннан 5 чакрым көнбатышта, Пыжмара авыл җирлегенә керә.

Пыжмарадан - 9, ә район үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта. Югары Сәрдек иң кечкенә һәм иң ерак авылларның берсе. Авыл тау өстендә, югары урнашканлыктан, "Югары Сәрдек" дип атала. Хәзерге авыл урынында 1928нче елга кадәр беркем дә яшәмәгән. Шушы урынга беренче булып Һади Закиров гаиләсе килеп төпләнгән. 1930нчы елларда биредә барлыгы 48 хуҗалык яши.

1930нчы елда колхоз оеша. Күбесенчә яшь гаиләләрдән торган авыл колхозга да яшьләргә хас исем бирә - "КИМ" (Яшьләрнең коммунистик интернационалы). 1951нче "КИМ" колхозына Зирекле авылындагы "Ударник", Әтнә авылындагы "Кызыл маяк", Кече Сәрдектәге "Тәҗрибә", Әрдәялдагы "Соревнование" колхозлары кушыла. Колхозның үзәге итеп Әтнә авылы сайлана.

Ә 1958нче елда "КИМ"колхозы үзәге Пыжмара авылында булган Сталин исемендәге колхозга кушыла. 1932нче елда Сәрдек авылында клуб итеп файдаланылган бинаны күчереп салып, башлангыч мәктәп ачыла. Аңа кадәр балалар Әхмәтшиннар йортында укыйлар. Мәктәп 1959нчы елга кадәр эшли. Башлангыч чорда монда Зирекле, Кече Сәрдек, Мари Иле Республикасының Мари-Төрек районына керә торган Яңавыл авыллары балалары да укыган. 1969-70нче елларда мәктәпнең яңа бинасы төзелә. Сугыш алды елларында кибет ачылган. 1966нчы елдан клуб эшләгән.

Бүген инде йорт саннары бармак белән генә санарлык. Социаль объектлар булмаса да, авылда тормыш дәвам итә. Шушы көннәрдә генә Югары Сәрдектә авылдашлар очрашуы узган. Камил Каюмов, Наил Муллагалиев тырышлыгы белән узган әлеге очрашу гармун моңнарына күмелгән, кунакларны мул сыйлы табыннар артында очраштырган. Рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев