Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылын сагынып яшәде

Картаймыш көнендә алар белән элемтәләрне яңарта, өзелгән туганлык җепләрен ялгый.

Кайчакларда адәм баласын акыл белән аңлап та булмый: әнә, Казахстанда гомер кичерүче Әхмәтхан Таңраев та, янәшәсендәге туган-тумачалары ансат кына санап бетерерлек булмаса да (үзләре җиде бала, барысы гаиләле, берничә дистә онык-оныкчыклар...), менә инде берничә ел ерактагы – Татарстанда яшәүче нәсел-нәсәбәсен барлау белән мәшгуль. Картаймыш көнендә алар белән элемтәләрне яңарта, өзелгән туганлык җепләрен ялгый.

Беркөнне Балтачта яшәүче элекке авылдашым Гөлфия: “Гөлсинә апа, әтинең Казахстанда яшәүче бертуган апасының улы Әхмәтхан абыйның бик тә әнисе Зәйтүнә апа турында яздырасы килә, авылда әле аны хәтерләүчеләр бар бит, искә алырлар иде ди”, – дигәч, икеләнеп кенә ризалашкан идем. Күзгә-күз карашып сөйләшмәгәч, аның фикерләрен җиткереп бетерә алырмынмы соң, минәйтәм. Сүз бит инде безнең буын түгел, әниләр дә юньләп хәтерләми торган апа турында барачак.“Их, уйламаганмын шул, үткән ел Әхмәтхан абый авылга кайткан иде бит, – ди Гөлфия. – Сеңлесе Бәхтикамал апа белән кайтканнар иде... Аңа кадәр әле ул әнисенең бертуган сеңлесе тәрбияләп үстергән Зифа апаны (язучы Зифа Кадыйрованы) эзләп таба, аларга кайта, Зифа апаның китапларынукыр өчен татарчаны ныклап өйрәнә башлый һәм аларның барысын да укып чыга”...

1957 елдан бирле бу якларда – Балтачта, әнисенең туган ягында, үзенең туган нигезендә булмаган Әхмәтхан аганың кичерешләренең иге-чиге булмый. “Ни генә дисәң дә, әниебез туган авылын гел искә алды. “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”, – ди иде ул... Шөкер, олыгайган көнемдә туганнарыбыз белән якыннан аралашырга насыйп булды. Бабаебыз вафат булгач, Яңа Салавычка 1957 елда, унике яшемдә әни белән кайтуым, Шәмәрдәннән җәяүләп диярлек, бик авырлык белән кайтуыбыз истә. Авылда инде бабайның каберен белүче табылмады, әнинең энесе Ягъфәр абый каберен зиярат кылдык, мәчеткә сәдака бирдек, Коръән укыттык. Ягъфәр абыйның җәмәгате Әминә апа, балалары Раузит, Гөлфия, Гөлнара , әниебезнең Балтачта яшәүче бертуган сеңлесе Гөлфәния апа, аның балалары һәм гаиләләре белән якыннан таныштык, кунак булдык, әле дә аралашып торабыз. Яшең олыгая барган саен әти-әни, туганлык, туган нигез дигән төшенчәләр бөтенләй башка төсмер ала икән. Әниебезгә мең рәхмәт, ул үзе дә гомере буе татарчасын онытмады, безне дә үзенең туган телендә сөйләшергә өйрәтеп калдырды. Камил белмәсәк тә, бу телдә аралаша алабыз. Татарстандагы туганнарыбыз белән очрашкач, аңлашу җайлы-рәхәт булды”, – дип яза ул.

Зәйтүнә апа гаиләдә икенче бала була. Кечкенәдән тырышлыгы белән аерылып тора. Бик яшьли өйдә әти-әнисенә булыша, яшүсмер чагыннан колхоз эшендә катнаша башлый. Бәлки ул гомере буе шушында – авылда гына яшәр дә иде. Тик бик күпләрнең язмышын үзгәртәчәк Бөек Ватан сугышы башлана. 1943 елда аны да сугышка алалар. Авылдаш апабыз алгы сызыкка ук эләгә. 248нче аерым дивизион зенит артиллериясендә хәрби кухняда баш пешекче булып хезмәт итә. Әлеге артиллерия тимер юл станцияләрен, башка үтә мөһим объектларны дошман авиациясе һөҗүменнән сакларга тиеш була. Калинин фронтында аларгагел алгы сызыкта булырга туры килә. Җиңү көнен шушы артиллерия составында каршылаган Зәйтүнә апа туган авылына 1945 елның июнендә кайта.

Бер ел колхозда эшләгәннән соң ул полкташ дусты – казах егете Йосыф Танраевка тормышка чыга. Сугыш елларында кабынган мәхәббәт гомерлеккә була. Олы уллары Әхмәтхан дөньяга килгәннән соң алар Көнчыгыш Казахстан өлкәсенә, ерак Маркакүл районына күченеп китәләр. Биредә алар зур гаилә корып, гомер буе берсен-берсе хөрмәтләп яши, үзләре дә хезмәт алдынгылары булып мактала.

“Әниебез биредә колхозда башта сөт цехында, аннан ашханәдә эшли. Чисталыгы-пөхтәлеге, уңганлыгы белән таныла. Әтиебез белән алар безгә – өч малайга һәм дүрт кызга гомер биреп, барыбызны да белемле, һөнәрле, кешелекле итеп үстерделәр, – дип дәвам итә Әхмәтхан абый хатында. – Мин үзем гаиләдә иң өлкәне. Ветеринария фәннәре кандидаты, доцент, Нур-Солтан (элекке Астана) шәһәрендәге агротехник университетта кафедра мөдире. Мөхәммәтхан энебез – инженер-механик, Әлимхан – слесарь-механик, Көлимә сеңлебез – финансист, Күбирәбез – табиб-терапевт, Бәхтикамал һәм Бәхет сеңелкәшләр укытучы булып эшләп, һәрберебез үз хезмәтебездә уңышларга ирештек. Әти-әнинең тәрбиясе, тырышлыклары бушка булмады. Гаиләләребездә дә алар үрнәгендә бәхетле булырга тырыштык.Әти белән алар чын мәгънәсендә бик бәхетле, озын, тигез гомер кичерделәр.21 оныкларын һәм 33 оныкчыкларын сөю бәхетен татыдылар. Алар авылда гына түгел, тирә-юньдә бик күпләргә үрнәк, хөрмәтле кешеләр булды, икесенең дә исемнәре районның Почет тактасына кертелде. Без, балаларыннан, онык-оныкчыкларыннан кадер-хөрмәт күреп, алар бик аз аерма белән генә, бер үк яшьтә диярлек бакыйлыкка күчтеләр. Әниебез икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән иде, ул шулай ук 1962 елда “Аны даны” ордены белән дә бүләкләнде.Әти-әниебез турындагы якты истәлекләр гел безнең күңелләрдә саклана. Әниебез

турындагы җылы истәлекләрне элекке авылдашларына, якташларына да җиткерәсе килде”.

Чит җирләрдә бәхетле-бәрәкәтле гомер кичергән якташ апа өчен бер сөенсәм, үзеннән соң шушындый мәгънәле дәвамчылар калдыруына мең сөендем...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл тормышы сагыну ностальгия