Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азат Зәкиев күпләрнең гомерен саклап калган

14 июнь – Бөтендөнья донорлар көне иде. Безнең арабызда да почетлы донорлар шактый.

 “Факел” яшүсмерләр клубы директоры Зәкиев Азат Мөнир улы почетлы донорларның берсе.

Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-​ Азат Мөнирович, Сез, донор буларак, беренче тапкыр ничәнче елда кан бирдегез?

-​ 2006 елда, мин ул вакытта 18 яшьлек студент егет идем.

-​ Сез моңа үз теләгегез белән килдегезме?

-​ Әйе. Моның төп сәбәбе – студент елларында акча җитмәү.

-​ Моның өчен ул вакытта ничә сум акча түләнә иде?

-​ 300 сум. Моңа өстәп тагын безне тәмле итеп ашаталар да иде әле. Студент өчен моннан да зуррак бәхет бар мени?!

-​ Азат Мөнирович, бер процедура белән икенчесе арасында ничә көн вакыт узарга тиеш.

-​ Кан бирү өчен ике процедура арасында 60 көн вакыт узарга тиеш. Ә плазманы 2 атнадан 2 атнага бирергә мөмкин.

-​ Димәк, бер ел эчендә ничә тапкыр кан бирергә була?

-​ Бер ел эчендә 5-6 тапкыр кан биреп була.

-​ Кеше ничә тапкыр кан тапшырганнан соң аңа почетлы донор исеме бирелә?

-​ 40 тапкыр кан тапшырганнан соң, почетлы донор исеменә лаек буласың. Шулай ук 60 тапкыр плазма тапшырып та почетлы донор исемен алып була.

-​ Кан бирү белән плазма бирү нәрсә белән аерыла?

-​ Кан биргән очракта, ул организмнан билгеле бер күләмдә тулысы белән алына. Ә плазма бирү процессында, канның оешуы өчен җаваплы булган плазма дигән компонент аерып алына һәм калган сыеклык организмга кире салына.

-​ Кешедән алына торган канның күләме ничек билгеләнә?

-​ Ул кешенең авырлыгына бәйле. Мисал өчен, мин үзем 450 мл кан бирәм.

-​ Кан биргән көнне соң үзегезне ничек хис итәсез?

-​ Бик яхшы хис итәм, җиңеләеп калган кебек булам.

-​ Сез кайчан почетлы донор булдыгыз?

-​ 2019 елда – 30 яшемдә мин почетлы донор исемен алдым.

-​ Донорларга нинди өстенлекләр бар?

-​ Почетлы донорларга төрле ташламалар каралган. Шулай ук аларга елга бер тапкыр өстәмә акча да түләнә.

-​ Сез почетлы донор исемен алганнан соң да донор буларак кан бирүне дәвам итәсезме?

-​ Әйе, ике айга бер яки ике тапкыр плазма бирергә тырышам.

-​ Азат Мөнирович, җавапларыгыз өчен рәхмәт! Бер тамчы кан кемнеңдер гомерен саклап калырга сәләтле бит. Мондый изге эшкә Сезнең кебек үзләре теләп килүчеләр күбрәк булсын иде. Сәламәт булыгыз!

erid: 2Vtzqv1AZW9

Әңгәмәдәш - Фирүзә Гатиятуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9