Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балада мотивацияне ничек үстерергә?

Балага үрнәк булыгыз. Уңай мисал һәм уртак эшчәнлек баланы кирәкле юлга юнәлтергә ярдәм итә.

Мотивация телебезгә соңгы чорда килеп керде һәм иң еш кулланучы төшенчәләрнең берсенә әйләнде. Ул үзе латиннан кергән һәм «хәрәкәтләнүгә омтылыш уяту» дигән мәгънәдә кулланыла. Тәрбия барышында без, ата-аналар, балаларыбызда омтылыш уяту өчен нинди генә ысул, алымнарга мөрәҗәгать итмибез. Ахыр чиктә кайсы үтемле, отышлы шунысы сайлана. Баланы нидер эшләргә өндәү өчен мәҗбүр итү юлын сайламыйча, мотивацияләү аркылы моңа ирешү зур көч сорый. Ләкин баланың киләчәк үсеше өчен бу иң дөрес юл булып санала. Ничек дөрес мотивацияләү турында тулырак белү өчен югары категорияле психолог Гатауллина Солтания Васил кызына мөрәҗәгать иттек.

Мотивация ул — бик көчле, мөһим һәм кирәкле эчке этәргеч. Аның ярдәмендә кеше комфорт, ягъни рәхәтлек зонасыннан чыга һәм максатына ирешү өчен төрле кыенлыкларны җиңә башлый. Мотивация берничә нигезләмәгә таяна: ихтыяҗ, максат, инану, идеал. «Мин тырышам — минем килеп чыга — уңышлы нәтиҗә алам — мин тырышам...» — шушы тотрыклы чылбыр өзелмәгән очракта мотивация яхшы эшли, ләкин чылбырның кайсы да булса өлеше өзелү мотивацияне туктата. Мисал өчен:

Дисграфияле, ягъни язуга сәләте булмаган бала матур, дөрес язарга тырышса да, үзенең баш мие бу процесс өчен җитлеккәнче һәм билгеле бер коррекцион (белгеч тарафыннан төзәтү ) эш башкарылганчы, ул бу максатына ирешә алмаячак. Монда кагыйдәләр өйрәнү, дөрес язу күнекмәләрен булдырырга тырышу — мәгънәсезлек. Димәк, чылбыр башында ук өзелде.

Тырышкан очракта табак-савытны чистарак юасын бала белә, ләкин ялтырап торган, чиста табак-савытны күрү аны канатландыручы, аның өчен кызыклы нәтиҗә түгел, ул аңа бернинди рәхәтлек бирми. Чылбыр уртада өзелде.

Бала импульслары белән идарә итми, яки ул үз-үзенә бөтенләй ышанмый. Тырышса, булдырачагын ул белә, аңа эшенең нәтиҗәсен күрү ошый, ләкин аның хисләре тырышлык артыннан уңышлы нәтиҗә киләсен «истә калдырырга» комачаулый. Шулай итеп, мотивация циклы тагын формалашмыйча кала.

Шушы чылбыр өзелмәсен өчен ниләр эшләргә соң?

Балага мотивацияне арттыру һәм үз-үзеңә ышанырга ярдәм итү өчен берничә киңәш:

Аның эшен хуплагыз һәм ул сайлаганга хөрмәт белән карагыз. Баланың теләсә нинди уңышын күрә белү мөһим. Аңа ярдәм мотивация формалаштыруда ышанычлы терәк булып хезмәт итәчәк. Бала килеп туган проблема белән ялгыз калмавын тоячак. Үз балаңның фикерен ишетү һәм тыңлау, хыялларын аңлау, аны хөрмәт итү мөһим. Ул кайвакыт хаклы булмаска да мөмкин, ләкин бу — аның карары. Балачактан ук, кешенең гамәлләре һәм уңышлары игътибарга һәм бүләккә лаек, дигән аң формалашырга тиеш. Күңелле нәтиҗәгә ирешү мораль, хәтта матди канәгатьлек китерә.

Теләсә кайсы эштә уңай мизгелләрне билгеләп үтегез. Бала көтелгән нәтиҗәгә ирешмәсә, әрләргә түгел, уңай якларны күрергә кирәк — алар, һәрхәлдә, булачак. Нәтиҗә генә түгел, процесс та мөһим дигән фикерне җиткерергә тырышыгыз.

Хаталардан курыкмаска өйрәтегез. Ялгышуын аңларга ирек бирегез, бу — норма. Килеп чыкмаганга борчылгач, баланы тынычландырырга әзер булыгыз. Шулай итеп, сез уңай психологик атмосфера тудырасыз, уңышсызлыкларны җиңәргә ярдәм итәрсез, шулай ук җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләрне саклагыз, бу киләчәктә баланы кабат максатына ирешүгә этәрәчәк.

Хуплагыз, максатка ирешү юлында кәефен күтәрерлек кечкенә кызыксындыру чарасын кертегез. Ләкин таякны бөкмәскә тырышыгыз: мотивлаштыру манипуляциягә әверелергә тиеш түгел.

Балага үрнәк булыгыз. Уңай мисал һәм уртак эшчәнлек баланы кирәкле юлга юнәлтергә ярдәм итә.

erid: 2VtzqwTSgT9

Нинди мактау аеруча нәтиҗәле?

Уңай мотивация тискәре мотивациядән һәрвакыт көчлерәк. Бала теләсә кайсы вакытта үз эчендә нәтиҗә уздыра: «Мин эшләдем, һәм минем барып чыкты, димәк, мине өлкәннәр мактаячак». Ата-ана мәхәббәтен, аның уңышларына соклануны тою аны бәхетле итә. Әти-
әнисе артык тырышкан очракта гына бала алга китмәячәк. Мөстәкыйльлекнең һәм мотивациянең төп дошманы — гиперопека, уңышсызлыклардан сакларга теләп, һәрвакыт бала өчен эшләгән очракта, ул үз карарын кабул итәргә теләмәячәк.
Мактау һәм тәнкыйть арасында алтын урталыкны ничек табарга? Ата-аналар тәнкыйтьне хуплау белән еш бутыйлар: мәсәлән, башкаларның кимчелекләрен күрсәтеп, баланы яшьтәшләре белән чагыштырып торалар. Мондый «ярдәм» тибын әле яхшы яктан тәнкыйть дип тә атыйлар. Монда бернинди яхшылык та юк. Андый тәрбия алган кеше, мөгаен, үз-үзенә түбән бәядән интегә торган булып үсәр. Өлкән яшьтә дә ул үзеннән мәңге канәгать булмаган, үз көченә ышанмаган, карарлар кабул итүдә шикләнә торган шәхес булыр.

Ата-анага берничә киңәш

Тавышыгызны күтәрмәгез, тыныч сөйләшергә тырышыгыз. Бала сезнең ни әйтергә теләгәнегезне яхшырак аңлар.

Нотык укымагыз. Алардан соң бала үз гомерендә нәрсәдер үзгәртергә теләмәячәк. Сөйләшү вакытында дустыгыз һәм ярдәмчел әңгәмәдәш булыгыз, аңа чишелешнең төрле вариантларын тәкъдим итегез, үз тормышыгыздан мисаллар китерегез, иске гадәтләреңне сакласак, нәрсә булырга мөмкин, дип фантазияләгез.

Игътибарыгызны беренче чиратта яхшыга юнәлтегез. Ни генә булмасын, уңай аспектлар табарга кирәк.

Гомумиләштермәгез. Конкрет гамәлне карагыз, «син һәрвакыт шулай», «ну менә тагын», «тагын нәрсә көтәргә мөмкин иде» фразасын кулланмыйча гына вазгыятьне анализлагыз.

Балага ышаныгыз һәм үз ярдәмегезне тәкъдим итегез. Аңа әти-әниләренә ышанырга, аларда таяныч күрергә һәм яклау тоярга ярдәм итәргә кирәк. Ни генә булмасын, бала һәрвакыт олыларга киңәш сорап мөрәҗәгать итә алачагын белергә тиеш.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9