Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга мәктәп формасы алу өчен 5 мең сумлык сертификат кертергә тәкъдим иттеләр

«Справедливая Россия – За правду» партиясе лидеры Сергей Миронов балаларга мәктәп формасы сатып алу өчен сертификат бирергә тәкъдим итте. Ата-аналарга Россиядә җитештерелгән форма алу өчен 5 мең сумлык сертификат бирергә кирәк, дип саный ул.

«Хөкүмәтне мәктәп формасы алу өчен сертификат бирү системасын кертүне булдырырга чакырам. Бу документны ата-аналарга Россиядә җитештерелгән кием алу өчен бирергә кирәк. Сертификат номиналы кимендә 5 мең сум булырга тиеш», – дип әйткән Миронов үзенең Telegram-каналында.

Миронов ассызыклаганча, мәктәп кирәк-яраклары, форма һәм аяк киеме «Россия гаиләләре бюджетына сизелерлек чыгым» буларак, сертификат бирү гражданнарга гына ярдәм булып калмыйча, илдәге җиңел сәнәгатькә дә ярдәм булачак.

erid: 2VtzqwTSgT9

Шул сәбәпле, парламентарий Сәнагать һәм сәүдә министрлыгын форманы күпләп тегүгә дәүләт заказы оештырырга чакыра, бу текстиль сәнагатендә импортны алмаштыруга башлангыч бирәчәк, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9