Балчы кулыннан бал тама (фото)
...Бал - тамчыдан җыелыр, ди халык. Кайда-кайда, ә менә Нормабашта аның ничек табылганын бик яхшы беләләр. Илле йортлы авылда өй борынча - егерме-егерме биш оя умарта. Замана шаукымына ияреп кенә корт асрый башлаучылар түгел, алар - гомерлек умартачылар.
Без умартачы өендә чәй эчәбез. Табын түрендә, әлбәттә, яңа аертылган бал. Юкәнеке! Гөлсура апа Мәрдәнова бу умарталыкны кайчандыр үзе оештырган, гомер буе шунда эшләгән. Умарталыкны әнисе кулыннан апасы белән бергә алып калган Раузит күп сөйләшми - сүзгә ара-тирә генә кушыла. Миннән кала барысы да кортларның серен белә монда: Сания Зарипова өлкән умартачы вазыйфасыннан әле яңа киткән, фотохәбәрчебез Газинур Хафизов инде стажлы умартачыга әйләнеп килә, Гөлсура апаны әйтмим дә! Умартачы хатын-кыз һөнәреме, түгелме? Аларны монда нинди авырлыклар көтә? Мин күбрәк шул сорауларыма җавап эзлим.
Тәртипле, акыллы, белемле кеше иде Рәис абый. Кортка лаек кеше. Ашыкмый, кабаланмый. Ул эшләгән елларда безнең хуҗалык районда алдынгылыкны бирмәде. Берсендә республикада да беренче булдык - Рәис абыйга бишекле мотоцикл бүләк иттеләр. Аннан мине шушы умарталыкны тергезергә өлкән умартачы итеп күчерделәр. Бик хәлсез генә егерме оя калган иде монда. Калган кортлыклар бүлешеп үзләреннән өлеш чыгардылар - баш санын йөз алтмышка җиткердек. Бүген дә монда төп оялар - йөз алтмыш биш. Шулар янына ун оя кортка бер оя запас өстәгез. Кече улым Раушан читтән торып укыды - биш ел аның белән эшләдек. Ул хәзер колхозда инженер-механик.
Минем өчен умарталыкта иң авыры корт аерган чак иде. Еш кына күч агачка сыра. Артларыннан менми кая барасың?! Рәис абый: «Тиен кебек йөрисең», - дия иде. Җыеп төшәсең, корт анасы калса, тагын үрмәлисең...
Авылдан читкә чыксам, хәзер дә шаккаталар: «Ничек умартачы булып эшләдең?» - диләр. Өйдә әни булганга гына кортлыкка менә алдым. Умарталык авылдан дүрт чакрымда: иртә китәм, кич кайтам. Иркәләнеп ята торган карчык түгел иде кайнанам. Йорттагы бөтен эшеңне эшләп куймаса да, балаларны бикләп чыгып китмәвең үзе зур дәүләт бит. Пенсиягә чыккач та, ун ел кортлар арасыннан кайтмадым әле. Умарталар янында бер гаилә кешеләренә бергә эшләү җайлырак. Хәер, бөтенләй ялга киткән юк - өйдәге 25 баш умарта минем өстә.
Сания: Мин башта 12 ел Тәдһирә апаның ярдәмчесе булып эшләдем. Аннан - өлкән умартачы. Барысы бергә - егерме җиде ел. Өйдә булышучысы булмаса, хатын-кыз умартачы булып эшли алмый. Минем дә кортлыкка менгәндә Илдарым сигез генә айлык иде. Кечкенә улымны әбисе кулында ике айда ун көннән калдырдым. Гомумән, кортлыкның бөтен эше авыл җирендәге кызу эш чорына туры килә. Бәрәңге чүбе, печәне, җиләге - кырыкка ярылырдай буласың инде!
Бал корты янында балга батарсың
Умарталыкта эш март уртасында башлана, ноябрьнең унбишләрендә бетә. Оялар «омшаник»ка - умарта өенә кышлауга күчерелгәч. Без бит колхозчы санала идек - кышын бригадка эшкә чыга идек әле элек. Әмма умарталыкны да ташлап бетермисең. Тычканнар тимәсен дип күз-колак булырга кирәк. Урамда һава торышы үзгәрсә, суытып җибәрсә дә менәсең: җылы чыкмасын дип кар өясең.
Эшне ир-атныкына яки хатын-кызныкына бүлгән булмады умарталыкта. Бер елны Рәис абый авырып китте. Кортлар аерган вакытта берүзем калдым! «Монысы миңа авыр», - дип тора алмыйсың, күтәрәсең дә, төшерәсең дә... Раузит үсеп килә иде инде, улым булышты ул чакта. Бал аерту вакытында ярдәмчеләрсез булмый менә: «медагонка»ны әйләндерергә малайлар кул арасына керүгә йөри башлады. (Бал аерту аппаратын уйлап тапкан өчен умартачылар чехларга рәхмәтле! - Г. С.)
Сания: Умарталыкта вак-төяк мәшәкать бик күп. Рамнарны чистартасың, юасың... Монысын хатын-кыз эше дип саныйк инде. Аннан рам кагарга кирәк. Кырыйларын ясап китерәләр - безгә җыярга. Синең өчен берәү дә чүкеч тотып көннәр буе утырмый. Ике хатын-кыз биш йөз рам кага идек. Аннан шул рамга чыбыкларын тарттырасың. Язга чыккач, умарта ояларының эчләрен бер кат юып, чистартып чыгарасың. Бал ипие - перга кайта башлагач, балавыз куясың... План бар: 160 ояга - 16 центнер бал алырга тиешбез. Елына күрә, аз түгел бу. Хезмәт хакың да алган балыңа бәйле.
Бер сезонга ничә тапкыр корт чагамы? Аны кем санаган?! Бал төшәр алдыннан өрдергәнне дә белми алар. Никадәр киенсәң дә, керергә урын таба - барыбер чага. Бал аертканнан соң да бик усалланалар - оядагы балны саклыйлар. Без бит ир-ат кебек комбинезон гына киеп куя алмыйбыз - хатын-кызга җайсыз ул. Күлмәк өстеннән кисәң, көне буе кояш астында ничек эшлисең? Шуңа күрә, ак халаттан гына карыйбыз. Йөрәк авыртуы булган кешегә генә ярамый, ә болай корт чыгуы файда гына ул.
Сания: «Көне буена ничә корт чагасын белсәң, моңа ничек түзәрмен дип аптырар идең», - дия иде Тәдһирә апа. Карый алмыйча, ташлап кереп киткән көннәрдә була.
Бал кортының телен балчы белер
Урман авызында безне фацилия - корт чәчәкләре озатып кала. Алар инде орлыкланган - яннарында бал кортлары безелдәп очмый. Көне буе телдә умарта белән бәйле сүзләр булды: тубал, кәрәз, тома балавыз, күрек, төтен куу... «Тыңлап торып кына аңламыйсың, үзең тотынып эшләп карарга кирәк», - диделәр. Килешәм: әллә никадәр нечкәлек бар бу эштә. «Бал, бал», дип кенә, авыз да балланмый - әллә соң Нормабаш балын авыз итеп карыйсызмы? Күпме телисез, шулкадәр: потлап та, тәпәне белән дә алып китә аласыз. Анда сезне көтәләр!
Гөлнур САФИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев