Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балкып тора авыл түрендә (+фото)

Соңгы вакытта районыбыз өчен истәлекле көннәр хәйран булды, Бөрбаш һәм Шубан авылларында капиталь ремонттан соң мәдәният йортлары ачылу тарих битләренә яңа эзләр салды.

Шубан – гаҗәеп тә матур табигате, күркәм кешеләре, хезмәт батырлары белән дан тоткан авыл. Мәдәният йортының заман шартларына туры китерелеп төзекләнүе авылга янәдән үзгә бер ямь өстәде, авыл цивилизациягә  якынайды. Узган җомгада без моны, ягъни авылның балкышын үз күзебез белән күреп кайттык.

Әлеге мәһабәт зур эшләр  дәүләт программаларына таянып, Татарстаныбыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, районыбыз җитәкчеләре тырышлыгы белән тормышка аша. Мәдәният йорты тагын да камил шартларда сафка бассын өчен ТР Президенты каршында эшләп килүче Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та якташларының үтенечен кире какмаган, ярдәм иткән.

Кураторыбыз, һәрбер бәйрәмебезнең нурлы бизәгенә әверелә баручы, үзе үк тә районыбыз тормышын бәрәкәтле итүгә өлеш кертүче ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев ялкынлы чыгышында Марат Әхмәтовның сәламнәрен җиткерде. Кайчандыр хезмәт юлын шушы җирлектән башлаган Марат әфәнденең кайнар сәламнәрендә мондый юллар бар:

– Мин яшь чакта «Алга» колхозында эшләдем. Авыр, әмма матур еллар иде. Халык белән бергәләп, уртак тырышлык бәрабәренә уңышларга ирештек. «Алга» колхозы минем өчен чын тормыш мәктәбе булды, киләчәк тормышымда да, эшемдә дә нык булышты. Минем белән бер чорда эшләгән кешеләр бар да исән-сау түгелләр инде, искә алуыбыз рухларын шат кылсын. Хуҗалыкның бүгенге көндә матур эшләп яшәвенә куанам. Күп акча тотып, матур итеп эшләгән мәдәният йорты халкыбыз, милләтебез, телебез өчен гөрләп эшләп торырга тиеш.

Марат Әхмәтовның эчкерсез, ихлас теләкләре көчле алкышларга күмелде. Ә алкышлар, чыннан да, көчле булды биредә, чөнки авылның олысы-кечесе тантаналы чараны зур бәйрәмгә әверелдерде. Ак шәл ябынган әбиләрне кызлары җитәкләп килүе, ягымлы апаларның мәдәният йортын ерактан ук хуп-лап мактаулары, якты карашлы абзыйларның да авылдагы матур вакыйгага битараф калмавы, кечкенә балаларның һәр мизгелне видеога алырга омтылулары – бар тырышлыкның юкка түгеллегенә бер дәлил. Районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинны да алар якты йөз, тәмле тел белән каршылады. Шубан мәдәният йортын капиталь ремонтлауга керткән өлешләре, сыйфатлы һәм тырыш хезмәтләре өчен «Арт-строй» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Гариповка, шунда ук эшләүче Наил Исрафиловка, җәмгыять җитәкчесе Раиф Гыйльмуллинга, техник хезмәткәр Лилия Хәсбиевага, кулларын кысып, рәхмәт хатлары тапшырганнан соң, район башлыгы үзе дә сүз алды:

– Бүген дә районыбызда зур бәйрәм, – диде Рамил Нотфуллин шат йөзләргә кушылып. – Өлкәннәр хәтерлидер, бу Марат Готыф улы эшләгән елларда төзелгән клуб инде. Шушы көннәрдә генә Бөрбаш авылында ачылган мәдәният йорты кебек Шубан мәдәният сарае да авылның үзәгенә әверелсен,  җирлекнең мәдәни тормышын даими җанландырып торсын.

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шубан мәдәният йорты