Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач тыюлыгында яңа маршрут ачылды (фото)

Чара ахырында балаларга республиканың Тыюлык территорияләре турында китаплар бүләк иттеләр.

Балтач дәүләт тыюлыгы территориясендә «Бай урманына сәяхәт» экосукмак дип исемләнгән яңа туристик маршрут эшли башлады.

«Бүген без заказник тарихы, аның эшчәнлеге, шулай ук районның үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында яңа белемнәр алдык. Хәзер мин монда дусларымны экскурсиягә алып киләчәкмен», — дип тәэсирләре белән уртаклаша Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8а сыйныф укучысы Галия Газизова.

Экологик маршрутның гомуми озынлыгы 800 метрны тәшкил итә. Юлда кызыл китапка кертелгән соры бака, күбәләкләр һәм ак куянны очратырга мөмкин. Шулай ук сәяхәт вакытында кошлар, су хайваннарын һәм үсемлекләрне күрергә мөмкин булачак.

Чара ахырында балаларга республиканың Тыюлык территорияләре турында китаплар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тыюлык