Балтач архитекторлары
Архитектор дисәләр, мин үзем иң элек Балтачта яшәүче элекке бакча башы күршем Рафис Даутовны күз алдына китерәм.
Менә быел октябрь аенда телевизордан архитекторлар көненә багышланган тапшыру күзгә чалынгач, тагын Рафис искә төште. Менәтерә минәйтәм, тәвәккәл дә кеше инде. Әле совет власте елларында ук ул чорның берсеннән-берсе кырыс каршылыкларын җиңеп 2 катлы өй салып куйды бит. Курыкмыйча диген, Балтачта иң беренче шундый йорт ич бу. Беркемнекенә дә охшамаган проект белән эшләнгән бу йорт Балтачка килүчеләрне тау башыннан ук үзенә җәлеп итеп, сокландырып торды. Һәм зур зәвык белән төзелгән шушы бина өчен Рафисны районның баш архитекторлыгы эшеннән алдылар.
Контроль көчле, җаең булса да артыгын кыланырга, бигрәк тә югарыдагылардан уздырып җибәрергә ярамаган чаклар шул. Әмма Рафисның төзүче-архитектор буларак райондагы төзелешләргә керткән өлеше бер селтәнү белән генә юкка чыгара торганмы соң?! Бераздан аны эшенә кабат чакырталар. Районны Сираҗиев җитәкләгәндә дә, Маратлар вакытында да үз фикерле булганы өчен шулай берничә тапкыр килеп-китеп йөрергә туры килә аңа. Ул 1977нче елдан бирле эшләү чорында райондагы күп биналарның төзелешенә хәер-фатыйхасын бирә. «Татфондбанк» бинасы, Шубандагы урта мәктәп аның проекты буенча төзелгән. Рафис хәтта берара районда 15 кешедән торган проектлаштыру бюросы да оештыра. Әйбәт кенә эшләп китәләр. Әмма кризис елларында ярдәм итүче булмый. «Ул чакта хезмәткәрләргә бер айлык хезмәт хакын түләргә акча биреп торучы булса ябылмый идек. Күп кенә оешмалардан алачакларыбыз да бар иде», ди Рафис. Кызганыч, районда кирәксенүче җитәкче булмый. Соңыннан үкенәләр дә, ләкин бөтенесе дә таратып бетерелгән була инде.
Тик Рафис Даутов югалып калмый. Үзе лицензия алып эшли башлый. Биналар төзисе булса да, төрле приборлар (газ мичләре, электр счетчиклары...) урнаштырасы булса да законлы итеп эшләп бирә. Үзенең печате, штампы, положениесе бар. Аны районның архитектура буенча тере тарихы дисәм дә ялгышмамдыр. Әнә, районның беренче архитекторлары Абучев, Егоровны да хәтерли ул. Алардан соң районның баш архитекторы Газиз Фазылҗанов булган. Әнә шул Газиздән соң 1977нче елдан 2000нче елга кадәр районда архитектор була Рафис. Туры сүзле, үз фикерле булганы өчен килеп-китеп йөрергә мәҗбүр булган вакытларын исәпләсәң, архитекторлык стажы чирек гасырга ике ел гына тулмый калган. Менә шушы төзелеш, архитектура буенча өч югары белем алган белгеч үз фикере булмыйча һәм аны сиздермичә ничек тыелып торсын ди.
Балтачның һәм район авылларының архитектура ягыннан бизәлешенә өлеш кертүчеләр бер Рафис кына түгел, билгеле. Әнә, Нургаян Мөхәммәтшин, Николай Турцев, Асрар Мөҗипов, Сәлим Хәбибрахманов... кайсы инспектор, кайсы архитектор булып эшләгәндә райондагы төзелешләрнең нормадан тайпылмавын тәэмин итүдә зур өлеш керткән кешеләр. Иң яхшы архитектура үрнәкләре басылган бер китапны карап утырам. Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәрендә төзелгән мәчет балкып утыра. Астына кем проекты белән эшләнгән дип язганнар дисәм, үзебезнең район архитекторлары Рафис Даутов белән Шамил Борһанов фамилияләре тора. Үзебезнең район осталарының шундый хезмәтләре белән ничек инде горурланмыйсың.
1992нче елда баш архитектор Рафис Даутов кул астында эшли башлаган Шамил Борһанов 1995нче елдан үзе баш булып кала. Алар Рафис белән икесе дә Татарстанның һәм Рәсәйнең архитекторлар берлеге члены. Балтачта соңгы елларда булган матур үзгәрешләрдә Шамилнең дә өлеше зур. «Дан паркы», Раиф мәчете, Әфганчыларга багышланган һәйкәл-обелиск, Сабантуй мәйданы, Радик Закиров кибетләре челтәрендәге күп биналар... аның проекты буенча эшләнгән. Һәм шунысын да әйтергә кирәк: эштәге уңышлары белән Шамил Борһанов остазы Рафисны да уздыра. Рәсәй күләмендә Мактаулы исем алган, медаль белән бүләкләнгән архитектор ул. Аның хезмәте авылларны да матурлый: Орда җәмәгатьчелек үзәге, Чепьяда мәчет, һәйкәл... Шамил Борһанов проекты белән төзелгән. Ә бит бу хакта күпләребезнең уйлап та караганнары юк. Ә уйласак, Балтачыбызның, авылларыбызның матурлыгы, төзеклегендә елның көзге бер көнендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче архитекторларның иҗади хезмәт өлеше бар.
Рәсемдә: Рафис Даутов чираттагы проект турында сөйләшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев