Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач балалары туган тел сагында

Балтачыбызга республикадан килгән олуг кунакларны районның 5нче номерлы балалар бакчасында балалар төрле милли киемнәрдән каршы алып, татар, рус, удмурт телләрендә сәламләделәр.

Әлеге бакчада делегатлар төрледән-төрле мавыктыргыч һәм кызыклы тематик почмаклар белән таныша алдылар. Мәсәлән, милли почмак, укытучылар эшләгән дидактик почмак, Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп ясалган почмак, әти-әни һәм бала өчен эшләнгән ял почмагы.

Болардан тыш кунаклар бакчаның милли музеенда булып, андагы шәҗәрәләрне күзәттеләр, экскурсия формасында районыбызның күренекле җирләре белән танышып уздылар. Бакча хезмәткәрләре һәрбер кунакка үзләрендә эшләнгән сувенир – түбәтәй һәм үзләре ясаган үлән чәйләре бүләк иттеләр.

Фото, видео: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Балтач балалары туган тел сагында

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач Васил Шәйхразиев