Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач балалары Тукай Кырлайдагы лагерьдан елап аерылышкан (+фото)

Балтач, кызлары hәм егетләре Тукай Кырлайда лагерьдә ял итеп кайттылар.

Районның иң актив 12 укучысы Тукай Кырлайда оештырылган лагерьга юллама белән бүләкләнгән иде.

Балалар лагерь тормышыннан бик канәгать калган. Анда да беренчелекне бирмәгән балтачлылар. Көн саен яуган яңгырлар да куркытмаган егет-кызларны. Палаткаларда яшәп, саф һава сулап, ел буена җитәрлек көч туплап кайткан алар.

ШТК әйдаманнары һәр көнне кабатланмас итеп үткәргән. Балалар Тукай турында бик күп мәгълүмат туплап, бөек шагыйрь яшәгән урыннарны күзәткән, Тукай йөргән сукмаклар буйлап ул яшәгән заманга сәяхәт кылган.

Биредә Татарстан буенча барлыгы 250 бала ял иткән.

- Балаларның ничек шатланганын күрсәгез, андагы тәртипкә, чисталыкка, үзара яхшы мөгаләмәгә исең китә торган. Без әти-әниләрне иң беренче чиратта юлламаның бушка булуы сөендерде дә, аптыратты да. Күпме бүләк белән кайтты балалар. Оештыручыларга бик рәхмәтлебез, - ди Илсафның әнисе Роза ханым.

Никадәр генә рәхәт, күңелле булса да, саубуллашу көннәре тиз килеп җитә шул. Табигатьнең иң матур җиренә урнашкан лагерьдан балаларның кайтасы килмәгән. Кабат очрашырга сүз куешып, елап аерылышкан алар.

- Балтачлыларны лагерьда аеруча яраттылар, ди Илсаф зур горурлык белән. Ничек яратмыйсың, ди. Уңган-булган Балтач егет-кызлары укуда да, сәнгатьтә дә, спортта да сынатмый, аның өстенәм матур итеп ял да итә белә. Молодцы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250