Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач егетләре ХАИ җитәкчесенә имтихан тапшырды (+фото)

Көзге чакырылышта армия сафларына китәсе сигез райондашыбызны район хәрби комиссариаты хәрби шоферлар әзерләү максатыннан ДОСААФка укырга җибәргән.

1 марттан 4 июльгә кадәр әлеге егетләр биредә белем алып, кичә имтихан бирделәр. Әлеге мөһим имтиханнарны алардан 146(Т) хәрби автомобиль инспекциясе җитәкчесе, майор Валерий Александрович Илларионов алды.

Егетләр башта теоретик белемнәрен күрсәтеп, имтихан тапшырсалар, аннан соң хәрби техника белән полигонга юл тоттылар һәм шунда тиешле барлык күнекмәләрне уңышлы үтеп чыгып, Валерий Александровичтан югары бәя алдылар.

Райондашларыбызга армия хезмәтен исән-сау, уңышлы үтеп кайтулар, хезмәт иткән җирләрендә мактауларга ирешүләрен теләп калабыз.

Фото: автор

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: досааф имтихан ХАИ