Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач эшмәкәрләре башкалада эшмәкәрлек форумында катнашып кайтты (фото)

Халыкара мәгълүмат үзәгендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең "Киләчәккә караш"(«Взгляд в будущее») төбәк форумы уздырыды. Әлеге зур чараны ТР Икътисад министрлыгы оештырган.

Анда катнашучылар саны 3 меңнән артып киткән. Шул рәвешле, Казанда форумда катнашучылар 2 көн эчендә фикер алыша, озак вакытка каралган преспективада эшмәкәрлек үсеше фаразлана, элемтәләр киңәйтелә. Моннан тыш, "Киләчәккә караш" форумы Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен ("Стратегия-2030") детальләштерү платформасы булып тора.

Республикадан һәм башка төбәкләрдән эшмәкәрләр җыелып, тәҗрибә уртаклаша, күргәзмәләрдә, мастер-классларда, түгәрәк өстәлләр артында фикер алыша. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән кызыксынды.

Бу форумда Балтачтан район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтанович Галимуллин һәм эшмәкәрләр дә катнашты.

baltasi_official


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250