Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач җитәкчеләре өлкәннәрне кабул итә

Район башлыгы Рамил Нотфуллин карары нигезендә өлкәннәр көне үткәрү буенча һәр җирлектә җаваплы кешеләр билгеләнде.

1 октябрь - Өлкәннәр көне. Әлеге бәйрәм районыбызда елның-елында зурлап билгеләп үтелә. Ункөнлек кысаларында хөрмәтле өлкәннәребезгә һәр оешма, һәр җәмгыять хөрмәт күрсәтә, аларны чәй табыннары артына дәшә, күчтәнәч пакетлар өләшә. Быел да бу күркәм гадәт дәвам итәчәк. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бәйрәмнәрнең истә калырлык итеп үтүенә һәм өлкәннәрнең әлеге чаралардан канәгать калуларына зур игътибар бирә. Район башлыгы карары нигезендә һәр җирлектә җаваплы кешеләр билгеләнде. Алар авыл җирлекләрендә Өлкәннәр көненең ничек үтүен күзәтәчәк. Сораулар килеп туганда аларга җавап бирәчәк.

Балтач шәһәр җирлеге - Рамил Рашитович Нотфуллин
Бөрбаш авыл җирлеге - Рөстәм Рафисович Заһиуллин
Борнак авыл җирлеге - Илдар Котдусович Усманов
Югары Субаш авыл җирлеге - Илфат Нуруллович Сәгъдиев
Карадуган авыл җирлеге - Илшат Солтанович Галимуллин
Куныр авыл җирлеге - Равил Вәгыйзович Кәримов
Кече Лызи авыл җирлеге - Зифа Радиковна Зарипова
Норма авыл җирлеге - Вакыйф Мансурович Зәкиев
Нөнәгәр авыл җирлеге - Фирдәвес Рафаэлович Нәбиуллин
Пыжмара авыл җирлеге - Алия Юнысовна Зәкиева
Салавыч авыл җирлеге - Алсу Фаризовна Гатиятуллина
Сосна авыл җирлеге - Рафис Мәгъсүмович Ильясов
Смәел авыл җирлеге - Наил Нургаязович Сабирҗанов
Урта Көшкәт авыл җирлеге - Габделнур Рашитович Нотфуллин
Шеңшеңәр авыл җирлеге - Рифат Габдуллович Абдуллин
Шубан авыл җирлеге - Илдар Фоатович Насыйбуллин
Чепья авыл җирлеге - Рамил Илдусович Шакиров
Яңгул авыл җирлеге - Равил Әсхәтдинович Таҗетдинов

Ясминә Шәмсетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250