Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач тагын бер паркка байый (+фоторепортаж)

Бәйрәм уңаеннан, Балтач үзәгендәге төзелеп килүче паркны карарга райондашларыбыз да килде.

Балтач халкы бәйрәмнәрне, күңел ачу чараларын бик ярата. Бүген моның өчен мөмкинлекләр дә зур. Бистәнең "Балтач", "Сабантуй" парклары ял көннәрендә генә түгел, атна дәвамында кеше белән тулы. Тиздән бистәбездә тагын бер парк үз ишекләрен ачачак.
Бүген республика көне уңаеннан, Балтачыбызда бик күп чаралар үтә. Аларда Казаннан кайткан кунаклар да катнаша. Бистә үзәгендәге парк рәсми рәвештә ачылмаса да, көндезге сәгатьләрдә парк төзелешен күзәтергә бик күп райондашларыбыз килде.
Төзелеш эшләре башлангач та халыкта ризасызлык тудырса да, эшләнгән кадәре күзгә күренгәч, фикерләрен үзгәртүчеләр күп булды.
- Күр, ничек матур булган, әле моның кадәр дип уйламый идем, - ди бәйрәм чараларына ерак авылларның берсеннән килгән Рәмзия ханым.
- Кичен дә киләчәкбез, төсле фонтаннарны күрәсе килә, -дип сүзгә кушылды танышым Римма апа.
Шау чәчәктә, агачларга төренгән паркны күрү белән гүзәллек иленә чумасың, шулар янәшәсендә, кичен ялт-йолт янган утлар астында уңайлы эскәмияләрдә ял итүләр үзе генә дә ни тора. Һәммәсе дә бистә халкы өчен бит...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250