Балтач – тарихлы төбәк, Балтач – данлыклы төбәк!
Табигате ямьле, ә халкы тагын да гүзәл, горурланырлык Балтачның! Районыбыз халкы тырыш, уңган, булган, оста, ачык күңелле, кунакчыл булулары белән дан тота
Балтач районы республика-бызның иң төньягында, Киров өлкәсе һәм Марий Иле Республикасы белән ызандаш урнашкан. Күршеләребез − Арча, Саба, Кукмара районнары. Район 1930 елның 30 августында оештырылган. Аның җире 1094,5 квадрат километрны тәшкил итә. Бүгенге көндә Балтач районында 34 меңнән артык кеше яши. Алар арасында уннан артык милләт вәкилләре бар. Район халкының 85 проценттан артыгы − татар, 12 проценты − удмурт. Бердәнбер мари авылы бар. Элек-электән районыбызда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату гомер кичерә.
Районыбызның үзәге − Балтач шәһәр тибындагы бистәсе. Билгеле тарихчы Эл-Мөслими язмаларына караганда, аңа 1396 елда нигез салынган. Хәзер Балтач бистәсендә сигез меңнән артык кеше яши. Монда урта мәктәп, гимназия, 5 балалар бакчасы, үзәк хастаханә, мәдәният үзәге, сәнгать, спорт мәктәбе, «Хыял» яшьләр үзәге, «Балтач» универсаль спорт комплексы, «Дулкын» бассейны, үзәк китапханә, 4 мәчет, сату, җитештерү һәм халыкка хезмәт күрсәтү предприятиеләренең киң челтәре бар. Алар барысы да яңа, заманча биналарга урнашкан.
Балтач районында 77 авыл бар. Алар арасында 200 елдан артык тарихы булган атаклы мәдрәсәле Түнтәр, сөекле Тукаебызның әнисе Бибимәмдүдә абыстайның җәсадын үз күкрәгендә саклаучы Сасна Пүчинкәсе, татар мәдәниятенә алтын хәрефләр белән язылган Тумашевлар нәселен биргән Нөнәгәр, Мирхәйдәр Фәйзине мәшһүр «Галиябану» драмасын язарга рухландырган Шода, үзенең һөнәрчеләре белән еракларга билгеле Смәел, милли архитектурасы һәм төзеклеге белән сокландыра торган Куныр, Шеңшеңәр, Ор, тугандаш удмурт халкының күренекле мәдәният әһелләрен тәрбияләгән Чепья авыллары районыбызда да, республикабызда да, чит төбәкәрләргә дә билгеле.
Патша самодержавиесенә каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән Батыршаның иңдәше Исмәгыйль Апкин; танылган әдип, Тукай премиясе иясе Ибраһим Сәлахов; Ватан өчен көрәштә яшьли һәлак булган шагыйрьләр Хәбра Рахман һәм Сөләйман Мөлеков, атаклы җырчы Альберт Әсәдуллин, җөмһүриятебезнең халык артистлары Римма Ибраһимова, Рәшит Мостафин, татарлардан беренче режиссер хатын-кыз Кәшифә Тумашева, Татарстанның Атказанган артисты Җәвәһирә Сәлахова, татарлардан беренче вице-адмирал Марс Искәндәров, дөньякүләм билгеле физика галиме Гыйният Хәлиуллин, академиклар Әхмәт Мазһаров, Равил Фәхретдинов, Габдрахман Вәлиев, Сахалин өлкәсе губернаторы Игорь Фәрхетдинов һәм башка күпләрнең тамырлары Балтач җирендә.
Авылларыбыз 17 җирле үзи-дарәгә һәм 1 шәһәр тибындагы бистәгә берләшә. Барлык авылларыбызга табигый газ кертелгән, аларны район үзәге, республикабыз башкаласы белән заманча асфальт юллар тоташтыра.
Авыл хуҗалыгы
Балтач – авыл хуҗалыгы районы. Районда 20 авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм 50 фермер хуҗалыгы эшләп килә. 2020 елда бөртеклеләрдән уртача уңыш гектарыннан 42,6 центнер тәшкил итте. «Кызыл юл», «Татарстан», «Игенче» һәм «Дуслык» күмәк хуҗалыклары республика күләмендә яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.
Район хуҗалыклары азык культуралары үстерүгә һәм аны җыйнап алуга аеруча зур әһәмият бирәләр. Гомумән, игенчелек продукциясен сатудан авыл хуҗалыгы предприятиеләре 415 миллион 571 мең сум акча кереме алдылар.
Район хуҗалыкларының төп яшәү чыганагы булып терлекчелек тармагы тора. Район хуҗалыкларында һәм фермерларда 38 мең 776 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 12 мең 456 баш савым сыеры, 6 мең 310 баш дуңгыз, 465 баш сарык һәм 1564 баш ат исәпләнә.
Безнең Балтач районы республикада күп башлангычларның һәм яңалыкларның инициаторы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә әйдәп баручы районнарның берсе. Бер тәүлеккә сыерлардан 300 тонна сөт савып алуга ирешеп, республикабызда икенчеләрдән булып Кукмара районы хезмәтчәннәренең уңышларын кабатладык. Бу күркәм уңышларыбыз, хезмәт сөючән халкыбызның тырыш, фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.
Сәнәгать
Балтач халкының уңганлыгы, булганлыгы җитештерүнең төрле өлкәләрендә ачык чагыла.
Сәнәгать предприятиеләрендә 583 кеше эш белән тәэмин ителеп, 2020 елда 4 миллиард 223 миллион сумлык продукция җитештерелде.
Сәнәгать продукциясенең төп өлеше, ягъни 3 миллиард 674 миллион сумы сөт-май комбинатына туры килә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә хезмәт күрсәтү өлкәсендә «Агрохимсервис» җәмгыяте 317 миллион 405 мең сумлык продукция җитештерде.
Балтач җирлегендә 224 җавап-лылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 547 шәхси эшмәкәр исәп-ләнә. Бу тармакта 3 меңгә якын кеше эш белән тәэмин ителгән. Шәхси эшмәкәрлекне тагын да киңрәк җәелдерү – халыкны эш белән тәэмин итү проблемасын чишү юлының берсе булып тора.
Төзелеш
Төзелеш – районыбызны ямь-ләндерүче, күркәмләндерүче өлкәләрнең берсе. Без яшәгән йортлар, социаль-мәдәни объектлар, йөргән юлларыбыз – болар барысы да районыбыз төзүчеләре башкарган тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Җирлектә капиталь ремонт һәм төзелеш эшләренең зур өлеше республикада гамәлгә ашырылучы программалар аша бара. 2020 елда төзелештә башкарылган эшләр: Норма авыл җирлегендә 120 урынлык балалар бакчасы төзелеше; Арбаш, Салавыч Сәрдегәне авылларында модульле ФАПлар урнаштыру; Балтач бистәсендә 2нче номерлы балалар бакчасына, Балтач урта мәктәбендә, 3 күпфатирлы йортка, Смәел мәдәният үзәгенә, Шеншеңәр төп мәктәбенә, «Хыял» яшьләр үзәге бинасына, Шеңшеңәр авыл җирлеге советы бинасына, район ветеринария берләшмәсе бинасына, Кариле спорт залына, Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге бинасына капиталь ремонт ясалды; Балтач бистәсендә К.Якуб урамында 8 фатирлы йорт төзелде; Югары Субаш авылында универсаль спорт мәйданчыгы ясалды; «Салкын чишмә» паркы төзекләндерелде; Шушма елгасы яр буе ныгытылды; «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 4 ишегалды төзекләндерелде; «Чиста су» республика программсы буенча Кече Лызи, Бөрбаш, Арбор, Сырья, Мельничная һәм Чепья авылларында су белән тәэмин итү челтәрләренә капиталь ремонт ясалды.
Сәламәтлек
Халык сәламәтлеге сагында район үзәк, Чепья, Яңгул һәм Кариле табиблык амбулаторияләре, 51 фельдшерлык-акушерлык пункты эшли. Соңгы елларда райныбызда 13 модульле яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары сафка басты. Клиник лаборатория дә яңа җиһазлар белән баетылды.
Сәламәтлек саклау учреждение-ләрендә барысы 396 хезмәткәр эшли, шул исәптән 60 табиб, 226 урта медицина хезмәткәре медицина ярдәме күрсәтәләр. Табибларыбыз арасында сәламәтлек саклауга керткән хезмәтләре өчен Нурия Фазлыева һәм Наил Зарипов «Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы», Газинур Дәүлиев, Роза Нотфуллина, Рүзәл Камалиев, Сергей Корнилов, Альфир Йосыпов, Наил Зарипов «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» исеменә лаек булдылар.
Спорт
Балтач районында бүгенге көндә 31 спорт залы һәм 172 спорт мәйданчыгы исәпләнә. Төрле программалар кысаларында көн таләбенә җавап бирә торган 30дан артык урам спорт мәйданчыклары кулланышка тапшырылды.
Балтач районы – атаклы спортчылар тәрбияләгән җир. Аның көрәшчеләре, кул көрәше батырлары, чаңгычылары, туристлары, атта чабучыларның даны еракларга билгеле. Фоадия Сәлимҗанова – чаңгы буенча спорт остасы, Гренобль шәһәрендә уздырылган Олимпия уеннарында катнашучы, Халыкара ярышлар җиңүчесе һәм призеры; Әлфия Зыятдинова – кул көрәше буенча халыкара класслы спорт остасы; Айдар Хәйретдинов – билбау көрәше буенча халыкара класслы спорт остасы, дөнья чемпионы, татар-башкорт көрәшендә күп мәртәбәләр Татарстан, Рәсәй чемпионы; Ранил Габдрахманов, Ринат Хәйретдинов – татар-башкорт милли көрәше буенча спорт осталары, Татарстан, Рәсәй чемпионнары; Рәлиф Әскәров, Гөлфәния Гарифуллина СССРның, Фәрит Әхмәдиев, Фидәил Шакиров, Васыйл Гарифуллин, Хәмит Кәримуллин, Рәдис Галләмов, Вәгыйзь Фазлыев, Дамир Сафиуллин, Рафис Насыйбуллин, Рифкать Хөсәенов – РСФСР, Рәсәй һәм Татарстанның спорт осталары.
Мәдәният
Балтачыбыз халкыбызны данлаган күп кенә шәхесләрне үстергән, аларга очар канат биргән җирлек. Районыбызда 22 мәдәният йорты, 23 клуб, 1 мәдәният үзәге, 34 китапханә, 2 күчмә клуб, кино күрсәтү учреждениесе, 1 балалар сәнгать мәктәбе халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә. 4 халык фольклоры, күп төрле театр һәм бию коллективлары уңышлы эшләп килә. Үзешчән сәнгать коллективлары республика бәйгеләре һәм фестивальләрендә үзләренең чыгышлары белән куандыра.
Халкыбыз үзенең үткәненә игътибарлы. Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән һәм иҗат иткән Шода авылында аның музей-утары, Чепьяда атаклы Халыклар дуслыгы музее, Карадуганда Себер юлының гыйбрәтле тарихын чагылдырган музей, үзенчәлекле Муса Җәлил музее да бар. Сасна Пүчинкәсе авылында сабый чакта сөекле Тукаебыз яшәгән. Анда аның әнисе Бибимәмдүдә абыстай җирләнгән. Һәр язда әлеге кабергә районыбыз халкы, республикабызның әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре җыйналып, Габдулла Тукайны һәм аның әнисен искә ала.
Социаль яклау
Балтач районында социаль яклау системасына социаль яклау бүлеге, республика матди ярдәм үзәгенең 13нче филиалы, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге керә.
213 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә, инвалидларга, шул исәптән 41 ветеранга өйгә барып социаль хезмәт күрсәтелә. Аларга 37 социаль хезмәткәр һәм шәфкать туташы ярдәм күрсәтә.
Безнең районның күп балалы ике гаиләсе 2020 елда югары Россия бүләгенә лаек булды: Карадуган авылыннан биш бала тәрбияләүче Фирая һәм Булат Зыятдиновлар «Ата-ана даны» орденының медале белән бүләкләнделәр. Пыжмарада яшәүче унбиш балалы Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар «Ата-ана даны» орденына лаек булдылар.
Ел саен республиканың тернәк-ләндерү үзәкләрендә, Чепья авылындагы «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә 700дән артык мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз сәламәтләндерү курслары уза.
90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәргә тантаналы рәвештә РФ Президенты исеменнән котлау хаты, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район башлыгының рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Ветераннар
Балтачлылар, бөтен Совет халкы кебек, сугышның беренче көннәреннән үк Ватанны якларга күтәрелделәр. Канкойгыч дүрт ел эчендә барысы 11210 якташыбыз фронтка алынып, шуларның 6 меңнән артыгы яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган. Якташларыбыздан 1999 кеше фронттагы батырлыклары өчен төрле дәрәҗәдәге орден, 5229 кеше медальләр белән бүләкләнгән.
Ватанны саклаудагы тиңсез батырлыклары өчен алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Алар арасында Берлин өстенә Байрак элгән легендар Габдулла Гарифуллин, полк белән командалык иткән полковник Хәбибулла Ибраһимов, Гайфетдин Гыйльметдинов, Хафиз Сабиров, Васыйл Булатов һәм Бакый Рәхимов бар.
Очучы якташыбыз Олег Исаев Чечен республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашып, һәлак булды, күрсәткән батырлыклары өчен аңа Россия Герое исеме бирелде.
Районыбыз горурлыгы − Социалистик Хезмәт Геройлары Сәрвәр Нәфыйкова, Рим Зарипов. Бу олы исемгә лаек булган Габдрахман Зарифов, Камил Гозәеров, Исхак Мортазин, Газиз Габдрахманов та безнең якташларыбыз.
Табигате ямьле, ә халкы тагын да гүзәл, горурланырлык Балтачның! Районыбыз халкы тырыш, уңган, булган, оста, ачык күңелле, кунакчыл булулары белән дан тота. Райондашларыбыз үз авылларын бизәп, татулыкта, муллыкта яшиләр. Ә авыллар берсеннән-берсе матур, һәркайсы үзенә күрә үзенчәлекле, һәркайсының данлы үткәне бар!
Әнә шулай, гүзәл табигатьле Балтач төбәге үзенең хезмәт сөючән, белемгә омтылучан, милли җанлы халкы белән бүгенге алгарышлы җәмгыятьтә үз урынын биләп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев