Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач Татар Конгрессы кунакларын каршы алды

Бүген Татар Конгрессы кунаклары Балтачка килде.

"Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге делегацияне район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров каршы алды.
Балтачыбызга бүген 100гә якын Татар Конгрессы вәкилләре килде. Кунакларны каршы алу мәдәният үзәге каршында узды, делегатларга җырлы-биюле чыгышлар, ипи-тоз, чәк-чәк тәкъдим ителде. Аннан соң килгән кунакларны район мәдәният үзәгендә Рамил Рәшитович кыскача район белән таныштырып узды һәм тәбрикләү сүзләрен ирештерде.
Соңыннан делегатлар ике төркемгә бүленеп, район буенча сәяхәткә кузгалды. Беренчеләре район үзәк мәчетенә, икенчеләре Чепьяның "Халыклар дуслыгы" музеена юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250