Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач яшьләре террорчылыкка каршы

Бүгенге көн кадагында төп максат булып яшь буынга дөнья иминлеге турында мәгълүмат җиткерү

Террорлык акты корбаны булмас өчен үзеңне ничек дөрес тотарга өйрәтү, яшьләрдә дөрес караш формалаштыру, аларны төрле радикаль агымнар һәм субкультуралар белән мавыгу куркынычы турында кисәтү тора.

Милләтара татулыкны саклап калу, яшь буында толерантлык аңын формалаштыру, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча "Факел" яшүсмерләр клубында күп төрле профилактик чаралар үткәрелә. Яшүсмерләр арасында социаль-тискәре күренешләрне кисәтү максатыннан психологлар, хокук саклау органнары, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре белән очрашулар, әңгәмәләр, зарарлы гадәтләргә каршы көрәш, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар еш уза. Шулай ук экстремизмга каршы көрәш, интернет челтәрләрдән дөрес итеп файдалану башка милләт халкына карата хөрмәт тәрбияләү буенча да эш алып барыла.

Спорт чаралары да экстремизмга һәм аның радикаль чагылышына – терроризмга каршы көрәштә тәрбияви чара булып тора.

#Хезмәт #Факел #Молодежная политика #Мыпротивэкстремизмаитерроризма

Илүзә Разыкова,
“Факел” клубы методисты.

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы Террорга юк