Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар янә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының утырышында (фото)

Балтач районының "Ак калфак" бүлекчәсе хатын-кызлары "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Саба районында узган күчмә утырышында катнашты.

Биредә Татарстанның - 32 районыннан, Россиянең 35 төбәгеннән 150 ләп вәкил катнашып, "Төп нигез", "Васыятьнамә" темасы буенча 17-19 июль көннәрендә өч көнлек эш программасы буенча эшчәнлек алып барды.
Әлеге дөньякүләм әһәмиятле чарада Сабаның Җәмигъ мәчетендә Татарстанның Баш казые, райондашыбыз Җәлил хәзрәт Фазлыев әлеге иҗтимагый оешма әгъзаларына васыять, мирас калдыру мәсьәләләренең нечкәлекләре турында вәгазь сөйләде.
150 ләп делегат Сабадагы сәләтле балалар мәктәбе белән танышты, авыл җирлекләренә барды. Явлаштау, Югары Симет, Шекше, Кече Шыңар, Кызыл Мишә авылларында төп нигездә уллары-киленнәре белән яшәүче үрнәк гаиләләрдә кунакта булып кайтты. "Ак калфак"лылар татарларның самавыр агарту, сөннәт бәйрәме, су юлы күрсәтү, нигез боткасы, читән алу, бирнә әзерләү йолаларын, төрле гореф-гадәтләрне карады. "Ак калфак" делегатлары Миңгәрдә Шәүкәт Биктимеровның төп нигезе белән дә танышты, Саба аграр көллияттә, Җиңү паркында да булды.
Өч көнлек эш сәфәре Лесхоз бистәсендә пленар утырыш белән тәмамланды.
Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250