Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачны таныткан якташлар

Районыбыз юбилее уңаеннан газетабызда Балтачыбызны таныткан якташларны барларга, аларның хезмәтләрен искә төшерергә булдык.

Килешәсездер, алар бик күп һәм барысын да берьюлы искә алып бетерү дә мөмкин түгел. Кемнәрдер онытылып та калырга мөмкин. Шуңа күрә без бу исемлекне сезнең ярдәм белән тулыландырырга, дәвам итәргә өметләнәбез. Сез тагын кемнәрне өстәр идегез? Үзегез лаек дип санаган кешеләр турында язмача да, шалтыратып әйтергә дә була.

Әлеге фикер-тәкъдимнәрне дә кертеп, тулы исемлек буенча 1 августтан сайтыбызда һәм инстаграмда тавыш бирү башланачак. Шул юл белән иң күп тавыш җыйган ун якташыбызны ачыклаячакбыз. Димәк, башладык!

Әхмәтов Марат Готыф улы – дәүләт эшлеклесе, район КПСС партиясенең беренче секретаре, Балтач район администрациясе башлыгы. 25 ел ТР Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкләде, 2019 елдан Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе урынбасары.

Мөхәммәтшин Гарифҗан Садыйк улы – шагыйрь, тәрҗемәче, язучы, “Балтач” энциклопедиясе һәм башка бик күп төрле китаплар авторы. Арбор авылында 1941 елда дөньяга килә. Укытучы һөнәрен сайлап, хезмәт юлын Мамадыш районында мәктәптә башлый. Районга кайтып, физика укытучысы, директор урынбасары, мәктәп директоры була. 1977 елдан район башкарма комитеты рәисе урынбасары булып сайлана. Шушы вакыттан башлап, 25 елдан артык районның социаль өлкәсенә җаваплы булып, райондагы бик күп изге эшләрнең башында торды.

Җәлил хәзрәт Фазлыев – Бөрбаш авылы имамы, Балтач районы мөхтәсибе, республиканың Баш казые. Дин, әхлак, гаилә, тәрбия һәм башка күпкырлы мәсьәләләр буенча дистәдән артык китап авторы. Бөрбаш авылында дистә елдан артык республикада беренче буларак мөселман балалар Сабантуе үткәрүне үз өстенә алды. Авылның социаль йөзен, уңайлыгын арттыру юнәлешендә армый-талмый хезмәт куючы шәхес. Күпсанлы дәүләт бүләкләре, дин өлкәсендә дәрәҗәләргә ирешкән дин эшлеклесе.

Медведев Григорий Сергеевич – танылган удмурт язучы, “Лызинское поле” трилогиясе авторы. 1904 елда Кече Лызи авылында крестьян гаиләсендә туган. Укытучы белгечлеге ала, журналистика белән шөгыльләнә. 1935 елдан удмурт әдәбияты үзәгендә кайный. Китаплар авторы, татар язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итүче. 1937 елда гомере фаҗигале төстә өзелә, 1956 елда аның исеме реабилитацияләнде.

Данилов Петр Павлович – 1962 елда Иске Көшкәт авылында туа. Удмуртия Республикасының атказанган артисты, “Айкай” удмурт җыр-бию фольклор театры директоры, Удмуртия Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. Районыбыз белән тыгыз элемтәдә тора.

Динмөхәммәтов Ишмөхәммәт Динмөхәммәт улы – Түнтәр авылының данлыклы имамы, “Ишми ишан” исеме белән билгеле. 1842 елда Мамадыш өязенең Югары Сөн авылында туа, укырга Түнтәр авылына килә һәм шунда төпләнеп кала. 1877 елдан, 42 ел дәвамында, авылның имам-хатыйбы вазифасын башкара. 1919 елның 8 маенда Малмыж шәһәрендә большевиклар тарафыннан атып үтерелә. Җәсәден төнлә, урлап, Борнак авылы зиратына алып кайтып җирлиләр. Ул җирләнгән урында истәлекле язу бар.

Мөлеков Мортаза Мостафа улы (Мортаза бай) – 1863-1929, икенче гильдия сәүдәгәре, Балтачта киез итек һәм фетр итек басучы зур фабрикасы булган. Йон тетү машинасы кайтарта. Су тегермәннәре төзетә, пар тегермәне кордыра. Кибетләр тота, Карадуган авылында кунакханәсе була. 150 кешене эш белән тәэмин иткән. Мохтаҗларга, мәчет-мәдрәсәләргә даими ярдәм итеп торган.

Гарифуллин Габдулла Гарифулла улы – Советлар Союзы Герое. 1942 елда Яңгул авылында дөньяга килә. 1942 елда, 18 яше тулмаган килеш фронтка алына, Ленинград өлкәсе Волхов  фронта беренче бәрелешләрдә чирканчык ала, Ленингардны саклауда катнаша, сугышчан дуслары белән Берлинга кадәр барып җитә. Сугышчан Дан орденының өченче һәм икенче дәрәҗәләре белән бүләкләнә. Берлин шәһәрен алганда күрсәткән батырлыклары өчен Ленин ордены белән бүләкләнә, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Районыбызга кайткач, төрле урыннарда хезмәт куйды, патриотик тәрбия белән мәктәпләрдә еш чыгыш ясады.

Зыятдинов Бакый Шәймула улы – 1930 елда Таузар авылында туа. Район һәм республика мәгарифендә билгеле шәхес. Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, “Себер юлы тракты”, Муса Җәлил музейларына нигез салучы, авыллар тарихы буенча китаплар авторы.

Зыятдинов Азат Шәймула улы – 1939 елда Таузар авылында туа. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, профессор, академик дәрәҗәләренә ирешкән күпкырлы галим. Түбән Кама “Нефтехим” берләшмәсе үсешенә зур өлеш керткән шәхес. 150дән артык фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты булып сайланды, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты булып хезмәт куйды.

Сергеев Иван Иванович – 1936 елда Яңа Чишмә районында туа, 1958 елдан язмышын Балтач районы белән бәйли. Балтач  “Сельхозтехника”сында хезмәт юлын механиктан башлап, аның управляющие дәрәҗәсенә күтәрелә. 10 ел дәвамында районның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләде. Хезмәтләре өчен күпсанлы дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Галиев Гарифҗан Гали улы – 1927 елда Арбор авылында туа, озак та үтми гаиләсе Каенсар авылына күчә. Озак еллардан соң, Бөек Ватан сугышы ветераны бу авылда үзенең сугышта катнашкан авылдашлары хөрмәтенә үз акчасына һәйкәл салдыра. 1944 елда үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә. Япон империалистларына каршы сугышта катнаша. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Районга кайткач, хуҗалык рәисе, мәктәп директоры булып эшли. 1965 елдан мәктәп каршында музей оештыра. Соңрак бу музей республика милли музее филиалы булып үзгәртелә. Гарифҗан Галиев 30 елдан артык Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музее директоры, бүген дә аның алыштыргысыз җитәкчесе.

Исаев Олег Николаевич – 1964 елның 14 гыйнваренда Иске Көшкәт авылында туа. Арча педагогия училищесын тәмамлап, Саба районы Иштуган башлангыч мәктәбендә эшли. 1980 елда югары хәрби авиация училищесына укырга керә. Төньяк Кавказ,  Әзербайҗан, Германия, Воронеж, Ставрополь өлкәләрендә хезмәт итә. 1994 елның ноябреннән Чечня сугышында катнаша. Сугышчан заданиены үтәгәндә һәлак була. 1996 елда РФ Президенты Указы белән Рәсәй Герое исеме бирелә.

Галимуллин Харис Галимулла улы – 1932 елның 10 мартында Иске Салавыч авылында туа. Хезмәт юлын гади комбайнчы булып башлый. Үрнәктәге училищены тәмамлый, тракторчылар бригадасы бригадиры, КПСС райкомы инструкторы, “Алга” колхозы рәисе булып эшли. Аннан соңгы хезмәт эшчәнлеге туган колхозы белән бәйле. Ул җитәкләгән “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхоз Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Үзе дә шундый ук орден, Октябрь революциясе, Ленин орденнары, күп медальләр белән бүләкләнә. Унберенче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты булып сайлана.

Чернов Петр Григорьевич – 1941 елның 22 апрелендә Сырья авылында туа. Чепья урта мәктәбен тәмамлагач, “Труд” колхозында эшли башлый. Армиядән соң Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, шул ук хуҗалыкта инженер, партия оешмасы секретаре, егерме елга якын рәис, аннан соң район газ хуҗалыгының Чепья зонасында участок начальнигы булып эшли. Хезмәтләре өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем бирелә.

Нәфыйкова Сәрвәр Нәфыйк кызы – 1925 елның 6 сентябрендә Кариле авылында туган. 1941 елда Балтач МТСы каршындагы тракторчылар курсын тәмамлап, тракторчы, эретеп ябыштыручы, 1963-1970 елларда тимерче булып эшли. 1952 елдан аның тормышы Сосна авылы белән бәйле. Социалистик Хезмәт Герое исеме дә “Правда” колхозында тимерче булып эшләгән чорда бирелә.
Бертуган Әхмәдиевлар – атаклы көрәшчеләр нәселе. Бабалары Әхмәди 1903 елда Чутай авылында туган. Үз чоры өчен бик тә дәрәҗәле эштә – тегермәнче булып эшләгән. Әтиләре Габделбәр 1926 елда Яңгулда туган. Әтисе янында тегермәндә, аннан Яңгул балалар йортында, Малмыж байларында приказчик булып эшләгән. Тирә-якта танылган, мәйдан тоткан көрәшче булган. Уллары Фәрит, Фаил, Наил, Марат, Ринат та республика, ил күләмендә көрәш осталары булып таныла, үз һөнәрләрендә дә югары дәрәҗәләргә ирешә. Мактаулы исемнәргә, күп сандагы дәүләт бүләкләренә лаек була.

Зарипов Рим Ибраһим улы – 1937 елның 26 сентябрендә Балтач авылында туа. Казан ветеринария институтын тәмамлап, 1960 елда район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли башлый. Берничә елдан аны иң арттагы Вахитов исемендәге колхозга (бүгенге “Кызыл юл”) рәис итеп куялар. Ул әлеге колхозны санаулы ел эчендә һәр юнәлеш буенча иң алдынгы колхоз итеп таныта. Утыз яше тулганчы ук инде аңа Хезмәт Кызыл Байрагы, ә биш елдан Ленин ордены бирелә. КПСС райкомының икенче секретаре, район Советы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән елларында да үзен белемле, эшлекле, оста оештыручы итеп таныта. 1980 елда аны КПССның Кукмара район комитетының беренче секретаре, район Советы рәисе итеп куялар. Күпьеллык уңышлы эшчәнлеге өчен 1986 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы – 1941 елның 6 сентябрендә Түнтәр авылында туа. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, гомере буе туган авылы мәктәбендә балаларга физика һәм математикадан белем бирә. Иҗади эшчәнлеге, активлыгы белән район, республика күләмендә таныла. Ул район һәм республика газеталарының актив хәбәрчесе дә. Туган як тарихын өйрәнүче галим-эзтабар, тарихи китаплар авторы да. “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, күпсанлы мактау таныклыклары иясе.

Тумашева Кәшифә Җамалетдин кызы – 1906 елның 7 гыйнваренда Нөнәгәр авылында туа. Кечкенәдән Иркутск каласындагы туганнарында яши, мәдрәсәдә һәм гимназиядә укып, татарча да, русча да яхшы белем ала. Татар драмтүгәрәге оешкач, сәхнәгә Кәшифә Зауральская исеме белән чыга. Семипалат шәһәрендә оешкан профессиональ театр труппасында төп рольләрдә уйный. Казанга кайтып, театр артисты һәм режиссер дипломын ала. Театр техникумында укыта, Татарстан радиосының беренче дикторы була. Мәскәү театр институтын тәмамлап, татар дәүләт академия театрында режиссер булып эшли, 1955 елда республика күчмә театрына баш режиссер итеп билгеләнә, бик күп кабатланмас спектальләрне сәхнәгә чыгара. “Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе”.

Ибраһимова Римма Мөбарәк кызы – 1950 елның 10 июнендә Түбән Кенә авылында туа. Республикабызда гына түгел, Рәсәйдән читтә, Польша, Финляндия, Франция кебек ерак чит илләрдә дә үз тамашачысы булган, кабатланмас тавышлы, халкыбыз иҗатын белүче, халык көйләрен һәм композиторлар әсәрләрен берничә дистә ел буе төрле сәхнәләрдә яңгыратучы моңлы сандугачыбыз. Казан мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы. Татарстанның атказанган, халык артисткасы.

Сәлахова Жәвәһирә Сәлах кызы – 1924 елның 1 октяберндә Түбән Кенә авылында туа. Апаз җидееллык мәктәбен тәмамлап, Мәскәү музыка училищесында белем ала.Бөтен иҗат гомерен Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә багышлый. Бөек Ватан сугышы елларында хезмәттәшләре белән алгы сызыкта сугышучы солдатлар алдында күп тапкырлар чыгыш ясый. “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек була.

Кузнецов Геннадий Васильевич – Чепья авылында туган. «Айкай» удмурт дәүләт фольклор җыр театры солисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Удмуртия Республикасының халык артисты. 40 елдан артык инде ул сәхнәдә. Геннадий Васильевич җырчы гына түгел, көйләр дә иҗат итә, гармунда да уйный.

Бариев Марат Мансур улы  – 1961 елда Казан шәһәрендә туа, әтисе Мансур – Чепья авылы егете. Марат Бариев Республиканың яшьләр тормышында зур эз калдырган шәхес. 1994 елдан ТР Яшьләр һәм балалар белән эшләү Дәүләт комитеты җитәкчесе буларак билгеләнә. Соңрак ул министрлык итеп үзгәртелә. Аның җитәкчесе буларак 2010 елга кадәр хезмәт куя, Россия Олимпия комитетының Генераль секретаре була, 2011 елдан  дүрт чакырылыш Россия Думасы депутаты булып сайланды.

Фазылҗанов Әхәт Хәбри улы – 1927 елның 29 ноябрендә Әтнә районы Комыргуҗа авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ике ел колхозда эшли. 1944-1951 елларда хәрби хезмәттә була. Әтнә районы саклык кассасында инспектор, баш бухгалтер булып эшли, кичке мәктәптә укый. Аннан соң район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, Әтнә һәм Арча районнары газеталарында редактор урынбасары булып эшли, читтән торып, югары белем ала. Аннан соң “Социалистик Татарстан” газетасының зона корреспонденты һәм унбиш ел районыбызның “Хезмәт” газетасы редакторы булып эшли. Ул берничә хикәяләр җыентыгы авторы, иҗади конкурслар җиңүчесе, Татарстанның һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Кунаев Александр Михайлович – районда удмурт җәмгыятен оештыручыларның берсе («Кенеш»). Әлеге оешма белән дүрт ел дәвамында – 1993 елдан 1997 елга кадәр җитәкчелек итә. Урта Көшкәт урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары була. 1970-1980 елларда Балтач район башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе булып эшли. 1980-2009 елларда «Хезмәт» район газетасында дубляж буенча редактор урынбасары булып хезмәт куя.

Шакирова Фәридә Гариф кызы – 1942 елның 7 апрелендә Бөрбаш авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң дүрт ел колхозда, аннан Урал якларында металл кою заводында эшли. Кичке мәктәпкә йөреп, урта белем ала. Туган ягына кайтып, Бөрбашта клуб мөдире, аннан Кукмара районы газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Читтән торып, югары белем ала. 1970 елдан егерме ел “Хезмәт” газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь вазифаларын башкара, шул ук вакытта язмалары республика матбугатында күпләп басыла. Шигырьләр, проза китаплары авторы. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”.

Шәрәфиев Рәфыйк Каләметдин улы – 1939 елның 13 февралендә Карадуган авылында туа. Җиделлык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозда эшли, шул елларда актив авыл хәбәрчесе булып таныла. Эшче һәм авыл хәбәрчеләренең өченче, дүртенче съездларында катнаша. Кичке мәктәптә укып, урта белем, соңрак, читтән торып, югары белем ала. 1964 елдан иҗади эшчәнлеге “Хезмәт” газетасы белән бәйле, бүлек мөдире, егерме ел редактор урынбасары була. Республика газета-журналларына актив языша, публицистик китаплар авторы. Җ.Вәлиди премиясе лауреаты. ТР журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы, матбугат отличнигы. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”.

Галиев Нурулла Мөбарәк улы – 1950 елның 6 августында Карадуган авылында туа. Балтач урта мәктәбенең сигезенче сыйныфын тәмамлагач, халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү комбинатында эшли, кичке мәктәпне тәмамлый, армиядә хезмәт итә. 23 ел буе район радиотапшыруларын алып бара. Шул ук вакытта районда үтә торган күп бәйрәм-тантаналарны, спорт ярышларын алып баручы буларак та, райондашларга яхшы таныш. Читтән торып, югары белем ала. 1995-2013 елларда район газетасы редакторы булып эшли. “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”.

Сапожников Леонид Дмитриевич  – Сырья авылы клубы мөдире. «Удмурт фольклоры хәзинәләре: җырлар, биюләр һәм Шушма удмуртларының уеннары. Том 1 ике өлештә» җыентыгының авторы.

Раяз Фасыйхов – Нөнәгәр егете, җырчы, “Татарстанның атказанган артисты”.

Алсу Фазлыева – Куныр кызы, җырчы.

Гөлназ Галимуллина – Балтач кызы, театр һәм кино артисты.

Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды.

(Дәвамы бар).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташлар