Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачны таныткан батырлар

Сабантуйлар җиткәндә, кем ничектер, мин үзем Балтачыбызны бөтен республикада таныткан, матур көрәшләре, үзләренә генә хас алымнары, күпсанлы, мәртәбәле җиңүләре белән район көрәш тарихына кереп калган көрәшчеләребезне искә төшерәм.

Сәбәбе дә бар: бер чорда көрәш белән "җенләнеп" алган идем. Сабантуйга да көрәш карар өчен генә йөрдем дисәң дә була. Дөрес, еллар үтү белән бу мавыгу үтте, бүген инде аны тыныч кына карый да алмыйм. Әмма теге еллардагы хатирәләр шулкадәр ачык, шулкадәр матур... Инде ул көрәшчеләрнең кайберләрен йөзгә дә танып белмимдер (шактый еллар үтте, барыбыз да үзгәрдек ләбаса), тик бүген дә мин аларның күбесенең келәмгә чыгу, көрәшү рәвешен хәтерлим. Яңгулдан абыйлы-энеле Габделфәрт һәм Илдар Рәфыйковлар, Дамир Сафиуллин, Бөрбаштан Рифкать Хөсәенов, Салавычтан Рафис Насыйбуллин, Соснадан Рәдис Галләмов, Нормадан Сәйдәш Мәгъсүмов, соңрак Айдар Хәйретдинов, Ранил Габдрахманов... - билгеле, легендар көрәшчеләребез болар гына түгел. Алар көрәшкән чорда да, аларга кадәр дә безнең көрәшчеләр республикада иң-иңнәр булды. Муса Җәлил призына үткән ярышларда чемпион калучыларны ул чактагы "Социалистик Татарстан" газетасының дүртенче битенә рәсемнәре белән бирәләр һәм аның абсолют күпчелеге безнекеләр була иде. Ә бу- данлыклы көрәшчеләребез исемлеге шактый озын һәм Балтач феномены булган бу җиңүләр чоры үтү белән ничектер алар да артка чигенде, онытылды шикелле. Бәхеткә, соңгы елларда бәйге-ярышларда, Сабантуйларда кабат аларны искә алалар, хөрмәтлиләр.

Без дә быелгы Сабантуйлары җиткәндә, уйлаштык та, элекке батырларыбызның истәлекләрен барларга, аларга берничә сорау бирергә булдык. Әйтик, ничә тапкыр Сабантуй батыры булдыгыз, ничәсе районда һәм ничәсе авылларда һәм кайларда? Иң беренче батыр калган бәйрәм? Иң истәлекле җиңү һәм иң истә калган алыш? Район көрәшчеләре арасында кумирыгыз яки кемнең көрәшен яратасыз? Сабантуйлар җиткәндә ниләр кичерәсез? Улларыгыз көрәш белән мавыгамы? Һ.б. Иң элек өч спорт мастеры биргән гаиләдә туып-үскән, данлыклы көрәшче биш бертуганның олысы Фәрит абый Әхмәдиевның җаваплары белән танышыйк әле.

ФӘРИТ ӘХМӘДИЕВ: "ДҮРТ ЯШЬТӘН БИРЛЕ КӨРӘШТЕМ"
- Мин биш тапкыр район Сабантуенда, бишәр тапкыр Малмыж һәм Казанның Совет, бер тапкыр Балык Бистәсе район Сабантуйларында баш батыр булып калдым. Иң беренче зур җиңүем - 16 яшемдә Яңгулда зурлар арасында (ул вакытта үлчәү авырлыклары юк иде) өченче урын алдым. 1966 елда Казанга укырга кергәч, классик көрәш белән шөгыльләнә башладым, 1968дә инде республикада дүртенче урынны алдым, 1972 дә Рәсәй чемпионы булдым һәм 1973 елда районыбыздан иң беренче булып Рәсәй спорт остасы исемен алдым. 1964 елдан бүгенгә кадәр көрәштем дисәм дә, арттыру булмас. Үткән ел гына район Сабантуенда ветераннар көрәшенә катнашмадым. Үз гомеремдә беренче урыннарны бик күп яуладым, әмма шулай да иң истә калган җиңү дип мин студент чакта 1969 елда Казанның Совет районы Сабантуенда өченче урынны алуымны саныйм. Авыл егетенә бу бит инде ул чакта дөнья аренасына чыгу белән бер. Әлеге Сабантуена республиканың барлык районнарыннан, чит төбәкләрдән дә бик күп көрәшчеләр килә иде шул. Ә улыма килгәндә, көрәшәм дисә, каршы килми идем, әмма ул баскетбол белән мавыкты. Көрәшәм дисә, әле дә соң түгел, спорт белән шөгыльләнгән, нык егет ул. Минем бит әле тагын бер мавыгуым бар: ат чабышы яратам мин. Безнең мебель фабрикасы атлары заманында барлык төрләр буенча Сабантуйда җиңәләр иде. Шуңа күрә көрәшне дә, ат чабышын да карарга тырышам.

АЙДАР ХӘЙРЕТДИНОВ: "КӨРӘШӘСЕ КИЛӘ ДИП КЕНӘ МӘЙДАНГА КЕРЕП БУЛМЫЙ"
- Мин район Сабантуенда 7 тапкыр баш батыр калдым, ә авылныкыларны санап та бармаганмын, аларның төгәл исәбе дә юк, гомумән, бик күп инде алар. Иң беренче тапкыр 2005 елда, унберенче сыйныфны тәмамлаган елны Арборда батыр калдым. Һәр җиңү кадерле булса да, көрәш бит ул, анда хәзерлексез, көч сарыф итми генә җиңәм димә, мөгаен, шушы беренче җиңү барыбер аерым урын алып торадыр. 9 яшемдә көрәш белән шөгыльләнә башладым. Минһаҗ бабам, әтием, абыем Айнур да көрәшчеләр иде, алардан башка да нәселебездә көрәшчеләр күп, өйдә бу хакта аз сөйләшенмәгәндер. Тренерым Дамир абыйның да роле, йогынтысы бик зур булды, билгеле. Мин Илдар Рәфыйков, Рифкать Хөсәенов, Дамир Сафиуллин, Айдар Гәрәевларның көрәшен бик ярата идем. Хәрәмләшүне белми торган, чиста, матур алымнар белән гадел җиңә торган егетләр иде алар. Үзем дә шулар кебек көрәшергә тырыштым. Көрәштән китүемнең төп сәбәбе - чын-чыннан даими шөгыльләнергә вакыт җитмәгәнгә булды. Билгеле, әле дә Сабантуйларын чабыш аты кебек көтәсең, әмма көрәшәсе килә дип кенә мәйданга, келәмгә чыгып булмый. Аңа җитди, ныклы әзерлек кирәк.

РИФКАТЬ ХӨСӘЕНОВ: "ЛИМИТЫМ БЕТКӘН БУЛГАНДЫР ИНДЕ"
- Район Сабантуенда алты тапкыр баш батыр булдым. Бик күп тапкырлар авыл Сабантуйларында җиңдем, Казанда Дербышкида үткән Сабантуйда икенче урын алдым. Мин бит башта классик көрәш белән мавыккан идем. 1984 елда тренерыбыз Васил абый Гарифуллин, әйдә, районга милли көрәшкә барып кара әле ди. Бер атна шөгыльләндек тә, 75 килограмм авырлыктагылар арасында башта районда җиңдем, аннан Казанда чемпион калдым. Менә шуннан китте инде. Иң истә калганы дигәндә, бер елны район Сабан туена данлыклы пәһлеван Рөстәм Муханов килде. Баш батыр исеме өчен аның белән көрәшергә туры килде. Ул 140, мин 100 килограмм идек. Җиңдем мин аны. Безнең чорда бит авырлыклар хәзерге кебек бүлгәләнмәгән иде. 80 килограмм авырлыктагылар да 100, 120, 140 килограммлылар белән бил алышты. Ул елларда да бик хәрәмләшкән кешеләр булды. Әнә шундый көндәш туры килгән бер ярышта, ул махсус аягыма төшкәннән соң, җитди имгәнеп, спорттан китәргә туры килде. Дөрес, уңайланганнан соң ун еллап көрәштем, тик элекке дәрәҗәгә кайтып булмады. Иң зур җиңүләрем 80, 100 килограммда булды. Хәзер көрәшәсем килә димәс идем, күрәсең, минем лимит беткән булган. Шулай да көрәштән читтә түгел әле: төрле бәйге-ярышларда, Сабантуйларда хөкемдар мин. Улым да алтынчы сыйныфка кадәр көрәште, балалар көрәшендә чемпион калып, тәкә откан иде. Әмма бер ярышта кулын сындырды да, күңеле сүрелде. Волейболны үз итә, минем дә көрәш диеп мәҗбүриләгәнем юк. Районда бик көчле яшь көрәшчеләр үсеп җитте, тагын берничә елдан алар зурлар көрәшенә чыккач, безнең бу егетләргә тиңнәр булмас, Балтачның элекке даны кире кайтыр дип уйлыйм.

ИЛДАР РӘФЫЙКОВ: "КАЯ БАРСАМ ДА, БЕРЕНЧЕЛЕКНЕ БИРМӘДЕМ"
-1984 елдан 2005 елларга кадәр көрәштем мин. Беренче тапкыр Борнак Сабан туенда тугызынчыны тәмамлаган елны батыр калдым. Шуннан китте инде. Кая барсам да, беренчелекне бирмәдем. Яңгул, Смәел, Чутай, Чепья, Субаш, Малмыж, Иске һәм Яңа Йөрек, Комбашы, Яңа Смәел Сабантуйларында, Питрәчтә, Казанның район Сабантуйларында баш батыр калдым. Бер елны Балтачта Рәсәй күләмендәге Сабантуй үткәрелде. Анда баш батыр өчен Габделфәрт абый белән көрәшергә туры килде. Бердәнбер очрак булды ул һәм анда мин җиңдем. Хәзер дә көрәшне бик яратып карыйм, яшьләр бик хәзерлекле, бик өметлеләр үсеп килә. Шөкер, дүрт улым да көрәшә, Русланыбызның уңышлары да шактый инде.

РӘДИС ГАЛЛӘМОВ: "ӘЛЕ ДӘ САБАНТУЙЛАРГА КЕРЕП ЧЫГАМ"
- Шулай килеп чыкты инде, район Сабантуенда мин фәкать бер тапкыр баш батыр калдым. Малмыжда исә өч тапкыр абсолют батыр булдым. Авылларда да шактый җиңдем. Соснада унҗиде тапкыр, Көшкәтбашта, Субашта биш-алтышар ел батыр калдым. Мари Төрек районында, Борнакта да җиңдем әле. Иң күп җиңүләрем 80 килограммда булды. 85 килограмм авырлыкта исә унбиш җиңүем бар. 80 килограммда өч тапкыр Муса Җәлил призын, дүрт тапкыр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы беренчелеген оттым, Рәсәй чемпионы булдым. 17 яшемдә Казанда Татарстан беренчелегендә җиңү яуласам да, армиядән кайткач, үзебезнең Сосна авыл Сабан туенда батыр калу иң мәртәбәлесе дә, иң сөенечлесе дә булгандыр. 20 ел көрәшкәннән соң, имгәнүләр аркасында көрәштән киттем. Әмма әле дә авыл Сабантуйларына кереп чыгам: үткән ел авылда һәм Көшкәтбашта батыр калдым.

СӘЙДӘШ МӘГЪСҮМОВ: "ҺӘР НӘРСӘНЕҢ ҮЗ ВАКЫТЫ БАР"
- 1970 елны, район Сабантуе Ялтрада үткәндә үз авырлыгымда батыр калган идем. Ул чакта бит үз авырлыгым дигәне дә үзеңнән шактый зур гәүдәлеләр белән көрәшү дигән сүз. Шуңа да бу җиңү минем өчен бик кадерле булды. Карадуган, Норма, Субаш, Көек, Чепья, Кукмара районы авылларында күп тапкырлар батыр калдым. Иң хәтердә калган көрәшләрнең берсе Нормада Бөрбаштан Хәмит абый Кәримуллинны җиңү булды. Аннан соң тагын берсендә Кукмараның данлыклы көрәшчесе Фәһим Кадыйров белән бездә дә, Кукмарада да батыр калу өчен көрәшергә туры килде. Бездә - ул, аларда мин җиңдем. 1994-95 елларда көрәштән туктадым. Яшермим, көрәшәсе килә, әмма һәр нәрсәнең үз вакыты. Улым да көрәшкә кереп китмәде, үзешчән сәнгатьне сайлады.

Истәлекләрне Гөлсинә ГАРИПОВА язып алды.
Редакциядән. Бер язмада гына легендар көрәшчеләребезнең истәлекләрен биреп бетерү мөмкин түгел. Без әле бу темага әйләнеп кайтырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250