Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның һәйкәл-монументын якын киләчәктә зур үзгәртеп корулар көтә (фото)

Узган җомгада һәйкәл-монументны үзгәртеп корулар буенча зур киңәшмә булып узган иде.

Якын киләчәктә Казан юлындагы һәйкәл монументны үзгәртеп корулар көтә. "МДСУ-1" оешмасы тарафыннан зур, күләмле төзекләндерү эшләре планлаштырыла. Шул уңайдан 14 июль көнне районның баш архитекторы, Һава Көчләре гаскәрләре ветераны Шамил Борһанов, "МДСУ-1" оешмасы җитәкчесе урынбасары, Чик гаскәрләре ветераны Илһам Әюпов, районның Әфганчылар советы рәисе , Чик гаскәрләре ветераны Дилүс Гатиятуллин һәм районның Чик гаскәрләре ветераннары активисты Ринат Зарипов катнашында эшлекле киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә катнашучылар эәш планнарын уртага салып киңәшләштеләр, уй-фикерләре белән уртаклаштылар.. Үзәк һәйкәлнең брусчаткаларын алыштырып тигезләп җәю, үзәк юлны киңәйтү һәм һәрбер хәрби символик һәйкәлләргә керү юлларын булдыру, асфальтлау, юл кырыйларына бардюрлар урнаштыру, үзәк һәйкәл каршында махсус ял итү мәйданчыгы булдыру, анда эскәмияләр кую эшләре башкарылачак , һәрбер символик һәйкәл янына чик гаскәрләре һәйкәле янындагы кебек зур истәлек ташлары кую һәм флажоклар урнаштыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250