Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта бүген семинар-киңәшмә уза. Нинди?

Бүген Балтачта туган телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф, мәдәният, социаль өлкәләрдәге эшчәнлек буенча зональ семинар-киңәшмә  уза.

Семинар-киңәшмә эшендә район башлыклары, башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, әлеге юнәлештә мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә җаваплы вәкилләр катнаша.

Кунаклар иң элек районыбыз мәчетендә булып, мәчет эшчәнлеге белән танышты. Мәгълүм булганча, үзәк мәчетебез һәръяктан да бай. "Әссәләм" төркеме балалары да бик матур сәламладе. Музей да кунаклар күңеленә хуш килде.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар соңрак  Бөрбаш җирлегендә булачак, Карадуган балалар бакчасы һәм гимназиясе эшчәнлекләре белән танышачаклар. Чараның йомгаклау өлеше район мәдәният үзәгендә булачак.

Чара хакында тулырак алдагы сәгатьләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев