Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта ЕСИА системасына тагын кемнәр кушылган?

Балтачлылар ЕСИА системасына теркәлүләрен дәвам итәләр

ЕСИА системасы – яңа электрон хезмәт райондашларыбыз арасында соңгы айларда аеруча да киң кулланылыш тапты. Теркәлү узучылар системаның уңайлы булуын тиз арада танып өлгерделәр. Районда иң беренчеләрдән булып теркәлүне бердәм рәвештә район Советы, башкарма комитеты, муниципаль һәм дәүләт учреждениесе хезмәткәрләре һәм бюджет коллективлары башлап җибәрде. Алга таба район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм предприятиеләре, “МДСУ-1” юллар идарәсе, “Агрохимсервис”, “Балтач газы” оешмалары хезмәткәрләре дә кушылды. Чиратта ваграк оешмаларны һәм шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльнәчүләрне дә җәлеп итү тора. Районда халыкны  ел башыннан ЕСИА системасына мөмкин кадәр күбрәк теркәү бурычы куелган. 
Хәзерге көнгә республика рейтингыннан күренгәнчә, Балтач 45 район арасында 28нче урында тора. Ләкин бу канәгатьләнерлек нәтиҗә түгел. Районыбыз җитәкчелегенең максаты – бу төр системага теркәлүчеләр санын арттыру, куллануны активлаштыру, хезмәт коллективлары арасында киңрәк җәелдерү. 
Алынган күрсәткечләрдән күренгәнчә, электрон хезмәтләрдән файдаланучы 14 яшьтән өлкәнрәк 27 мең 525 кешенең 19 мең 268енең генә ЕСИА да теркәлүләре расланган. 1 декабрьгә кадәр районда яшәүчеләрнең кимендә 70 проценты әлеге системасында теркәлү узарга тиеш булса да, бүгенге көнгә нибары 36,3 процент кына тәшкил итә. 
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: ЕСИА – муниципаль һәм федераль масштабларда күрсәтелүче барлык төр электрон хезмәтләрдән файдалану өчен бердәм ачкыч ул. ЕСИАда теркәлү коммуналь хезмәтләр, телефон өчен түләү, үзеңә уңайлы вакытка табибка язылу, баланы бакчага чиратка кую һәм башка шундый көндәлек эшләрне өйдән чыкмый гына башкару мөмкинлеге бирә. ЕСИАда теркәлү узган очракта никахны теркәү, права, паспорт алу яки алыштыру өчен дәүләт пошлинасын ташламалы рәвештә түләргә була. ЕСИАдан пароль алу өчен районның күпфункцияле үзәгенә (МФЦ) яки эш урынындагы кадрлар белән эшләүче белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пароль алу бушлай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЕСИА системасы