Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Әниләргә Дан җырладылар (+фоторепортаж)

Бүген район мәдәният үзәгендә Әниләргә Дан җырладылар

Район мәдәният үзәгендә Әниләр хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылды. Иң элек һәрбер бәйрәм кунагы чәй табыны артында сыйланды. Һәр җирлекнең үрнәк, хөрмәткә лаек әниләрен район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм дә Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. Пыжмара авылында гомер итүче күркәм, берсеннән-берсе акыллы, уңган балалар үстергән Мөхәрләмовлар гаиләсенә истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме тапшырылды.
Соңыннан зал тулы әниләребезгә Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов концерты тәкъдим ителде. Район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган әлеге чара кадерлеләребез күңеленә аеруча да хуш килгән, залдан таралышканда алардан бары тик матур фикерләр генә ишетергә туры килде.
Фото: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250