Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта парк кулланылышка тапшырыла!

Балтач бистәсе үзәгендәге "Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы" уңаеннан булдырылган ял паркы тантаналы төстә кулланылышка тапшырылачак.

Җәй ае дәвамында бистәбез үзәгендә яңа заманча корылма калкып чыкты. Республикабыз Президенты тарафыннан хупланган программа нигезендә, район үзәкләренең үзәк мәйданнарын зәвыклы итү уңаеннан Балтачыбыз үзәгенә заманча сулыш өрелде. Биредә төрле яшьтәге райондашларыбыз өчен ял итеп утыру өчен менә дигән мөмкнлекләр булдырылды.
Яшь агач, куаклар, үсентеләр, гөл-чәчәкләр утыртылды, утыргыч һәм атынгычлар, яктырткычлар белән баетылды. Ә паркның игътибарны җәлеп иткән иң зур үзенчәлекле, билгеле инде, төрле төскә кереп, биеп-биеп агучы фонтаннар! Әлеге яңалыкны райондашларыбыз аеруча да үз итте.
7 октябрь көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә бу паркны тантаналы төстә кулланылышка тапшыру чарасы оештырыла. Ярминкәгә килгән халык бу бәйрәмнең шаһитләре булачак.
7 октябрь көнне үткәреләчәк чараларда район башлыгы Рамил Нотфуллинның да катнашуы көтелә.
Автор фотосы.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250