Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Сәлаховлар гаиләсендә игезәк кызлар туды (+фото)

Балтач бистәсендә гомер итүче Гөлшат һәм Марат Сәлаховлар гаиләсендә көзнең мул чорында - сентябрь аенда бәхет өстенә бәхет яуды. Алар гаиләсендә игезәк кызлар дөньяга килде.

Гөлшат белән Марат районыбыз халкына игелекле хезмәт ияләре булулары белән дә мактаулы. Гаилә башлыгы Марат район электр элемтәсе үзәгендә (РУЭС) хезмәт куйса, Гөлшат район социаль яклау бүлеге белгече вазыйфасында эшләде.
Гөлшат кызларны Казан шәһәренең бала тудыру йортларының берсендә тудырган. Бераз тернәкләнү узгач алар районыбызга кайттылар. Нәни игезәк кызларга Айзәлә белән Илизә дигән матур яңгырашлы, күркәм мәгънәле исемнәр кушылган.
Хәзер инде олы кызлары Зилә белән Диләрә әниләренең уң кулларына әверелгән. Шулай булмый ни, алар хәзер апа булдылар бит! "Инде бәбиләрне карау өчен үзара бүлешергә дә өлгерделәр: Айзәлә - Диләрәнеке, Илизә - Зиләнеке" ди әниләре Гөлшат уены-чыны белән.
Сәлаховлар гаиләсен шатлыклы көннәре белән ихластан тәбриклибез.
Соңгы елларда Балтачта игезәк кызлар күбрәк туа башлады. Узган елның декабрь аенда Норма авылында яшәүче Гөлшат һәм Рөстәм Имаевлар гаиләсендә беренче балалары игезәк кызлар Рания белән Талия дөньяга килгән иде. Агымдагы елның язы исә Фирдания һәм Илдар Насыйбуллиннар гаиләсенә ике малайдан соң Мәдинә белән Мәликә исемле игезәк кызларны бүләк итте. Инде менә бу чылбырны Сәлаховлар дәвам итеп, күп балалы гаилә статусын алдылар.
Һәр гаиләгә дә тормыш юлында исәнлек-саулык, гаилә бөтенлеге, бәхет-шатлыклар, балалар игелеге һәм куанычлы көннәр теләп калабыз.
baltasi_official
Марат Сәлахов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250